Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный русияләрне сайлауда Путинга каршы тавыш бирергә чакырды


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Ул оппозиция һәм "барлык гадел гражданнар хакимияттә 24 ел булган 71 яшьлек Путинның тагын алты елга калмаска тиешлеген аңлатырга" тиеш дип саный. "Ул Русиягә зыян китерәчәк. Ул китәргә тиеш", диелә оппозиционер сәясәтченең блогында.

Владимир өлкәсендәге колониядә утыручы Русия оппозиционеры Алексей Навальный русияләрне ил президентын сайлауда катнашырга һәм анда Владимир Путинга каршы тавыш бирергә чакырды. Аның бу хәбәре социаль челтәрләрендә чыкты.

"Теләсә нинди сайлаулар, хәтта иң ясалмалары да - шикләнү чоры. Кешеләр хакимияттә кем, ул анда нәрсәгә дип уйлана. Русия оппозициясенең төп бурычы, барлык гадел ватандашларның бурычы - бөтен көчләрен куеп бу шикләргә җавап бирү. Агитацияләү. Хакимияттә 24 ел булган 71 яшьлек Путинның тагын алты елга калмаска тиешлеген аңлату. Ул Русиягә зыян китерәчәк. Ул китәргә тиеш", диелә оппозиционер сәясәтченең блогында.

  • Бүген, 7 декабрьдә узган утырышында Федерация шурасы Русиядә президент сайлавын уздыруны 2024 елның 17 мартына билгеләде.
  • Сайлауда катнашу ниятләре барлыгын КПРФ лидеры Геннадий Зюганов, Думаның элекке депутаты Борис Надеждин, Донецкидагы Русия яклы фетнәчеләрнең элекке хәрби лидеры, хәзерге вакытта тикшерү изоляторында утыручы Игорь Стрелков, Ржевтан журналист Екатерина Дунцова белдерде. "Новые люди" фиркасе дә үз намзәтен тәкъдим итәргә ниятли.
  • 2020 елда Конституциягә кертелгән төзәтмәләр 2000 елдан бирле ил белән идарә иткән Путинга тагын ике тапкыр алтышар еллык мөддәтләргә сайланырга мөмкинлек бирә. Әлегә ул сайлауларда кабат катнашачагын турыдан-туры игълан итмәде, әмма медиаларның хакимият даирәләрендәге чыганаклары моңа шикләнми.
  • Путин үзенең катнашу-катнашмаячагын сайлауны рәсми рәвештә билгеләгәннән соң гына әйтәчәген белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG