Accessibility links

Кайнар хәбәр

Депутат Андрей Луговой гаризасы нигезендә Баш прокуратура Russian America for Democracy in Russia оешмасын "теләнмәгән" дип таныган


Russian America for Democracy in Russia оешмасының Вашингтонда үткәргән чарасы, 21 гыйнвар 2023 ел
Russian America for Democracy in Russia оешмасының Вашингтонда үткәргән чарасы, 21 гыйнвар 2023 ел

"Бу оешманың максаты - Русияне бүлгәләү өчен илдә каршылык көче барлыкка китерү, хакимиятне чит ил басып алучыларына тапшыру кампаниясен әзерләү", дип яза Луговой.

Баш прокуратура Американың Russian America for Democracy in Russia оешмасын "теләнмәгән" дип таныды. Бу хакта Дума депутаты Андрей Луговой җиткерде, прокуратурага моны сорап ул үзе язган булган.

Депутатка баш прокурорның беренче урынбасары биргән җавапта әйтелгәнчә, теләнмәгәнлек турындагы карар 24 ноябрьдә үк кабул ителгән булган, әмма бу хакта хәбәр ителмәде.

"Russian America for Democracy in Russia - экстремистик Коррупциягә каршы көрәш фондының клоны. Максаты - Русияне бүлгәләү өчен илдә каршылык көче барлыкка китерү, хакимиятне чит ил басып алучыларына тапшыру кампаниясен әзерләү. Проектның фикере һәм финанслары - АКШ Дәүләт департаменты, башкаручылары - качак сатлыкҗаннар. Кайчан оештырылуына игътибар итегез - 2021 елның гыйнварында. Шул вакытта ук АКШта сазлык оппозициясе яңа проект әзерләп яткан, ул Америкада яшәүче һәм азатлык, демократия яклы булган, "Украинадагы сугышка каршы" русияләрне берләштерү сценариесе өстендә эшләгән", дип яза Луговой.

Russian America for Democracy in Russia сайтында исә оешманың сәүдәгә корылмавы, фирканеке булмавы әйтелгән, ул "Русиядә азатлык һәм демократия булсын дип теләүче һәм Украинадагы сугышка каршы булган АКШдагы русияләрне" берләштерә.

Ул Freedom Birds for Ukraine, "Антипропаганда" кебек проектлар алып бара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG