Accessibility links

Кайнар хәбәр

Новосибирскида S7 һава ширкәтенең "Боинг-737" очкычы мотор төзексезлеге аркасында ашыгыч рәвештә төшеп утырган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Көнчыгыш төбәкара тикшерү идарәсе белешмәләренә күрә, очкычның мотор эшчәнлегендә өзеклекләр килеп чыккан, дип яза "Новости" агентлыгы. Моңа яки моторның искерүе яки аңа ят әйберләр, мәсәлән кошлар эләгүе сәбәпче булырга мөмкин. 

S7 һава ширкәтенең Новосибирскидан Мәскәүгә очкан "Боинг-737" очкычы һавага күтәрелеп берничә минут узганнан соң ашыгыч рәвештә кире төшеп утырган. Очкычта 176 кеше булган, аларның берсе дә җәрәхәтләнмәгән, дип җиткерә Bazа. Очкычны кулланыштан алганнар, юлчыларны аэровокзал бинасына урнаштырганнар.

Көнчыгыш төбәкара тикшерү идарәсе белешмәләренә күрә, очкычның мотор эшчәнлегендә өзеклекләр килеп чыккан, дип яза "Новости" агентлыгы. Моңа яки моторның искерүе яки аңа ят әйберләр, мәсәлән кошлар эләгүе сәбәпче булырга мөмкин.

Бу хәл турында чыккан беренче хәбәрләрдә очкычның моторлары яна башлаган дип әйтелде, әмма соңрак мәгълүмат расланмады. NGS.RU басмасына бер юлчы очкычның ике моторы да яна башлады дип сөйләгән.

"Мин уң яктагысы янында утыра идем, ул очып китү-төшеп утыру сызыгында ук яна башлады, ялкын телләре чыкты, аннан соң без җирдән күтәрелдек, 10-20 секундка бер тапкыр ялкын кабынып торды. Аннан соң икенче мотор да кушылды - берьюлы кабынып киттеләр. 12 тапкыр ялкын чыкты, соңрак бетте, безнең борылганны күрдем", дигән тагын бер юлчы.

"Очып китү өчен тизлекне арттырган чакта турбиналар шартлый башлады һәм икесендә ялкын барлыкка килде. Очкыч көчкә очып китте тик гел аска төшеп китә иде, соңрак нормальләште. Очкычны барыбер һава аланына кайтардылар, төшеп утырган чакта тормозлар янды, шуңа аны соңыннан буксирладылар" дип аңлаткан икенче бер юлчы.

Шаһитләр очкычта паника булмады дип сөйли. Очкычны буксирлаганнар, юлчыларны терминалга озатканнар.

  • Соңгы тәүлекләрдә бу мотор төзексезлеге аркасында очкычның төшеп утырырга мәҗбүр булуы хакында шундый икенче хәбәр булды. Кичә Улан-Удэ һава аланыннан очып киткән чакта Ту-204 йөк очкычының моторы яна башлады. Ул уңышлы гына кире төшеп утырды, очкычтагы биш кеше җәрәхәтләнмәде.
  • Былтыр 24 февральдә Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиянең һава ширкәтләренә очкычлар, алмаш өлешләр һәм җиһазлар сатуны тыя торган чикләүләр кертелде. Йөзләгән очкычка легаль сервис хезмәте күрсәтелми. Алмаш өлешләр җитмәү сәбәпле, һава ширкәтләре кайбер очкычларын сүтеп, шундагы кирәк-яракларны кулланырга мәҗбүр.
  • Американ белгече, AeroDynamic Advisory консалтинг ширкәтенең идарә мөдире Ричард Әбулафиа 2022 елның мартында ук: "Русия тиздән мәзәк хәлдә калачак: үсеш алган, географик яктан дөньяда иң зур илдә һавадан юлчы ташуның индустриясе булмаячак. Русия оча алмаячак" дигән иде. Әбулафиа фаразынча, Русия һава ширкәтләре күпмедер вакыт "каннибализм"да – очкычларның бер өлешен алмаш детальләргә куллану режимында яшәп тора ала.
  • Соңгы айларда Русиядә очкычлар белән бәйле хәбәрләр еш ишетелә. Алар әле басуга утыра, әле кире һава аланына кайтырга мәҗбүр була, очып китәм дигәндә, очмый калучылар да бар. Белгечләр моны сугыш йогынтысы дип атый: запас өлешләр кайтмый, ремонт эшләре авырая.
  • 20 сентябрьдә Татарстанның "ЮВТ Аэро" очкычы ягулык агу сәбәпле һава аланына кире кайтты. Bombardier CRJ200 Бөгелмәдән Усински шәһәренә (Коми) очып киткән иде, 55 минуттан кире Бөгелмәгә төшеп утырды.
  • 12 сентябрьдә "Урал һава юллары" ширкәтенең Airbus A320 очкычы Новосибирски өлкәсенең бер басуына утырды.
  • 11 сентябрь, дүшәмбе көнне "Урал һава юллары" ширкәтенең Казаннан Сочига очып киткән очкычы техник җитешсезлек сәбәпле кире әйләнеп кайткан иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG