Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга 250 яңа автобус сатып алу янә кичектерелә, кайчан булачагы билгесез


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Казан 250 автобусын 2021 ел ахырыннан бирле яңарта алмый.

Казанга 250 яңа автобус сатып алу билгесез вакытка кадәр кичектерелә. Бу хакта Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров әйтте, дип яза "Бизнес Online".

"Быел җитешмәячәкбез инде, чөнки без исәп тота торган тәэмин итүчеләрнең, беренче чиратта КАМАЗның заказлары күп. Февральгә кадәр автобусларны тапшырып җитешми", дигән ул.

Аның сүзләренчә, автобусларны Дәүләт транспорт лизинг ширкәте аша яңарту програмының вакытын озайту турында хакимиятләр карар кабул итәргә тиеш.

"Әлегә ул 2024 елның февраль ахырына кадәр гамәлдә. Аны озайтсалар һәм КАМАЗның җитештерү мөмкинлеге барлыкка килсә, сатып алырга ниятлибез. Юлчылар ташу ширкәтләре документларын җыеп Дәүләт транспорт лизинг ширкәтенә җибәрде инде", дигән ул.

Казан 250 автобусын 2021 ел ахырыннан бирле яңарта алмый. Элегрәк яңа автобусларны "Имин сыйфатлы юллар" програмы нигезендә сатып алырлар дип фаразланды, әмма Русия транспорт министрлыгы федераль бюджеттан 60 процент ташлама бирүнең шартларын үзгәртте. Хәзер Дәүләт транспорт лизинг ширкәте шартларына ярашлы, юлчы ташучы ширкәтләргә автобусларны беренчел кертем түләмичә генә елына 6,5 процент белән лизингка алырга тәкъдим итәләр.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, бер "НЕФАЗ" автобусының бәясе 1,5 тапкырга артты һәм 12 млн сум урынына 18 млн сум булды. Бер автобус өчен айлык лизинг 300 мең сумнан артып китә.

"Юлчы ташучылар моның кадәр түләүне күтәрә алмаячак, республика, шәһәр бюджеты ярдәменә өметләнәбез", дигән Шакиров. Ул лизинг түләүләренә субсидияләр вәгъдә ителә дигән, әмма аларның күләме ни кадәр буласын әйтмәгән.

Автобуслар искерү нәтиҗәсендә, юлчы ташучы ширкәтләрнең көн саен 15-30 автобусы ватыла, бу автобусларның вакытында килмәвенә, юлчыларның канәгатьсезлек белдерүенә сәбәпче була. 10 елдан артыграк хезмәт иткән автобуслар янып та китә.

  • Быел җәй Казанда автобус белән йөрүчеләр көздән башлап эшкә соңга кала башларга мөмкин, дип кисәттеләр. "Автобуслар еш ватыла, июльдә генә дә ун елдан артык кулланышта булган 600 автобус ватылып калды", дип белдерә Татарстан юлчы ташучылар берлеге. Берлек мәгълүматынча, Казандагы 263 автобус артык искергән һәм аларны алыштырырга кирәк.
  • Берничә ай элек Татарстанның юлчы ташучылары Путиннан җәмәгать транспортын яңартуны һәм субсидия арттыруны сорады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG