Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда коммуналь челтәрдә каза чыгу сәбәпле берничә балалар бакчасы җылысыз калган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бакчаларда җылыткычлар кабызып куйганнар, кайберләреннән әти-әниләр балаларын алып кайтып киткән. Татарстанда зәмһәрир суыклар вакытында коммуналь челтәрләрдә казалар булса дип 188 мең кешене сыйдыра ала торган 496 вакытлы яшәү пунктлары әзерләнгән.

Казанның Совет районында коммуналь челтәрдә каза чыкканга берничә балалар бакчасында җылылык бирүне туктатканнар. Бу хакта шәһәрнең мәгариф идарәсе Telegram-каналында җиткерде, дип яза "Бизнес Online".

"XXI гасыр" торак комплексында коммуналь челтәрдә каза чыкты, шуңа микрорайонның берничә балалар бакчаларында җылылык туктатылды. Ике бакчадан балаларны өйләренә алып кайтып киттеләр, ә калганнарында балалар әти-әниләрен көтә", дип хәбәр иткәннәр идарәдә.

Бакчаларда җылыткычлар кабызып куйганнар. Әгәр эш вакыты беткәнчегә кадәр әти-әниләр балаларын килеп ала алмаса, аларны икенче бинага күчерәчәкләр. "Ата-аналар белән сөйләшеп эшлибез, аларга ашыгыч рәвештә хәбәр бирдек. Шуңа борчылмауны сорыйбыз, балалар тәрбиячеләр карамагында", дип искәртелә.

Татарстанда зәмһәрир суыклар вакытында коммуналь челтәрләрдә казалар булса дип 188 мең кешене сыйдыра ала торган 496 вакытлы яшәү пунктлары әзерләнгән. Бу хакта республиканың гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән "Коммерсантъ" җиткерде.

  • Башкортстанда һәм Татарстанга -40 градуслы зәмһәрир суыклар килде. Ике республикада да салкын һава торышы күзәтелә. Бүген Башкортстанның Балакатай районы Йымаши метеостанциясендә һава температурасы -42,7 градус булган. Уфада -31 градуска җиткән.
  • Алдагы ике көндә дә республиканың төньягында -40 — -41 градуска кадәр салкыннар көтелә. Көньяк районнарда -25 градуска кадәр суыта.
  • Татарстанда 9-10 декабрьдә төнге температура -30 градустан -35 градуска кадәр җитәчәк. Көнчыгыш һәм төньяк районнарда - 40 градуска кадәр. Көндез -26 градустан түбән булачак. Бүген төнлә Әгерҗе районының Бим авылында һава температурасы -49 градуска кадәр төшкән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG