Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Путинның сайлауда катнашуын хуплап чыкты


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

Миңнеханов Путин турында сөйләгәндә "нәкъ менә ул бөтен кешеләрне берләштерүче көч булып тора" дигән. Шулай ук ул Татарстанның алдынгы төбәк булуына Путин ярдәм иткән дип саный.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинның 2024 елда президент сайлавында катнашу карарын хуплап чыкты.

"Безнең ил өчен шул кадәр тарихи, хәлиткеч вакытта Владимир Владимир улы Путинның бу карары - президент өчен халык язмышы иң зур кыйммәткә ия икәнен искәртә", диелә Миңнехановның матбугат хезмәте тараткан белдерүдә.

Миңнеханов "нәкъ менә Путин бөтен кешеләрне берләштерүче көч булып тора" дигән. Шулай ук ул Татарстанның алдынгы төбәк булуына Путин ярдәм иткән дип саный.

Путин ярдәме белән Татарстан бүген илнең алдынгы төбәкләренең берсе. Федераль програмнар нигезендә без юллар, мәктәпләр, хастаханәләр, заводлар төзибез. Бу яңа эш урыннары, халыкның тормыш сыйфатын яхшырту. Дәүләт башлыгы җитәкчелегендә илебез алга таба да ныгыячак дип ышанам!", дип белдергән Миңнеханов.

  • Бүген, 8 декабрьдә Путин 2024 елда президент сайлауда янә катнашачагын әйтте. 2020 елда Конституциягә кертелгән төзәтмәләр 2000 елдан бирле ил белән идарә иткән Путинга тагын ике тапкыр алтышар еллык мөддәтләргә сайланырга мөмкинлек бирә.
  • Федерация шурасы Русиядә президент сайлавын уздыруны 2024 елның 17 мартына билгеләде.
  • Русия президентын сайлау 2024 елның 15, 16, 17 мартында узачак. Өч көнлек тавыш бирү президент сайлауда беренче тапкыр кулланылачак. 2021 елда мондый алым Дума сайлауларында кулланылган иде.
    Сайлауларны күзәтү белән шөгыльләнүче "Голос" оешмасы фикеренчә, бу сайлауны бәйсез күзәтү мөмкинлеген нык киметә, процедураның кануни узуын контроль итү өч тапкыр авыррак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG