Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран хакимияте Махса Әмини гаиләсенә Сахаров бүләген алу өчен Франциягә очарга рөхсәт итмәгән


Махса Әмини фотосын тоткан демонстрантлар (архив фотосы).
Махса Әмини фотосын тоткан демонстрантлар (архив фотосы).

Чарада гаилә адвокаты катнашачак.

Иран хакимияте Махса Әмини гаиләсенә Европа парламентының Андрей Сахаров исемендәге бүләген алу өчен Франциягә очарга рөхсәт итмәгән.

"Фикер иреге" премиясе Әминига үлгәннән соң бирелде. Аны алырга Әмининең әти-әнисе һәм абыйсы чакырылган иде. Ләкин, виза булуга карамастан, Тәһран чик хезмәте аларга очкычка утырырга рөхсәт бирмәгән һәм паспортларын алган.

Бүләкләү тантанасында туганнар урынына гаилә адвокаты катнашачак, дип хәбәр итә Deutsche Welle.

  • Узган ел сентябрь уртасында Иранда Махса Әмини үлеменнән соң, каршылык чаралары башланган иде.
  • Кызны хиҗабын тиешенчә кимәве өчен Тәһранда әхлак полициясе тоткарлады. Полиция бүлекчәсеннән аны хастаханәгә озаттылар, берничә көннән соң Әмини үлде. Туганнары моңа полициянең кыйнавы сәбәпче дип саный. Хакимиятләр исә кыйнау булмады ди.
  • Бу хәлдән соң меңләгән кеше протест белдерергә чыкты, илдә тоткарлаулар башланды.
  • Бер ел элек, 8 декабрьдә, Иран хакимиятләре протест чараларында катнашкан беренче кешене җәзалап үтерде, 12 декабрьдә тагын бер кешегә үлем җәзасы бирелде.
  • Март аенда Иран эчке эшләр министрлыгы хиҗап кию кануны үзгәртелмәячәген хәбәр итте. Эчке эшләр министрлыгының белдерүендә хиҗап "Иран милләтенең цивилизация нигезләренең берсе" дип аталган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG