2024 елның мартында Украинаның басып алынган төбәкләрендә дә Русия президентын сайлау үтәчәк. Бу хакта карарны бүген, 11 декабрьдә Үзәк сайлау комиссиясе кабул итте.
Үзәк сайлау комиссиясе сугыш хәле кертелгән дүрт төбәктә сайлау үткәрү мәсьәләсе турында киңәшләшү уздырган. Сүз Запорожье, Херсон, Донецки һәм Луһански өлкәләре турында бара. Русия саклану министрлыгы, Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) һәм бу төбәкләрнең баскын хакимиятләре тавыш бирүләрне уздыру яклы чыгыш ясаган диелә.
Бу төбәкләр сентябрь аенда җирле хакимият оешмаларына сайлауларда катнашкан иде инде. Русия оештырган сайлау комиссияләре тавыш бирергә килүчеләр саны югары иде дип хисап тотты.
Шул ук вакытта әлеге төбәкләрдә актив хәрби хәрәкәтләр дәвам итә. Дүрт төбәкнең берсе генә дә тулысынча Русия контролендә түгел. Аерым алганда, ике өлкә үзәге: Херсон һәм Запорожье Украина контролендә.
Элегрәк канунга сугыш хәле шартларында тавыш бирүләрне рөхсәт итә торган төзәтмәләр кертелгән иде.
Аннексияләнгән Кырымда һәм Акъярда (Севастополь) сугыш хәле кертелмәгән, анда 2018 елда Русия президентын сайлаганда да тавыш бирүләр узды. Көнбатыш илләре бу төбәкләрдәге тавыш бирүләрне канунлы дип танымады.
Элегрәк Үзәк сайлау комиссиясе Русиянең Украина белән чиктәш өч төбәгендә тавыш бирүне сайлау бүлгеләрендә түгел, өй каршындагы җирләрдә оештырырга рөхсәт итте. Украинадан басып алынган җирләрдә дә шулай эшләргә мөмкиннәр дип хәбәр ителде.
- 8 декабрьдә Путин 2024 елда президент сайлауда янә катнашачагын әйтте. 2020 елда Конституциягә кертелгән төзәтмәләр 2000 елдан бирле ил белән идарә иткән Путинга тагын ике тапкыр алтышар елга сайланырга мөмкинлек бирә.
- Федерация шурасы Русиядә президент сайлавын уздыруны 2024 елның 17 мартына билгеләде.
- Русия президентын сайлау 2024 елның 15, 16, 17 мартында узачак. Өч көнлек тавыш бирү президент сайлауда беренче тапкыр кулланылачак. 2021 елда мондый алым Дума сайлауларында кулланылган иде.
Сайлауларны күзәтү белән шөгыльләнүче "Голос" оешмасы фикеренчә, бу сайлауны бәйсез күзәтү мөмкинлеген нык киметә, процедураның кануни узуын контроль итү өч тапкыр авыррак.
Белешмә: Украинаның 4 төбәген аннексияләү
- 2022 елның 23-27 сентябрендә Русия Украинаның басып алынган Донецки, Луһански, Херсон һәм Запорожье төбәкләрендә Русиягә кушылу турында "референдум" дип аталган канунсыз чаралар уздырды.
- Оккупацион хакимиятләр тавыш бирүчеләрнең күпчелеге Русиягә кушылуны сайлады дип игълан итте.
- 30 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин Украинаның Донецки, Луһански, Херсон һәм Запорожье төбәкләрен аннексияләү – Русиягә кушу турында килешүләр имзалады.
- Украина һәм башка күп кенә илләр бу канунсыз тавыш бирүләрне "ялган референдумнар" дип атады, алар Русия тарафыннан бу төбәкләрне оккупацияләү, хәрби хәрәкәтләр башкару һәм сугыш җинаятьләре кылу шартларында уздырылды, бу дәүләт кануннарына һәм халыкара нормаларга каршы килә дип аның нәтиҗәләрен танымаячагын белдерде.
- 2014 елда Русия шушы рәвештә Кырымны аннексияләгән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум