Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадагы сугышка фельдшер һәм пешекче булып киткәннәрне саперлар һәм штурмчылар булырга мәҗбүр итәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Сугышта катнашучыларның туганнар утыра торган чатларда моның хакта күп хәбәрләр бар.

Үзләренең тыныч тормыштагы белгечлекләрен саклап калып, Украинадагы сугышка фельдшер һәм пешекчеләр булырга дип киткән Русия ихтыяриларын хәрби бүлекчәләргә ташлыйлар һәм кулларына корал алырга мәҗбүр итәләр. Бу хакта хәрбиләрнең туганнары утыра торган чатларда аларның туганнары яза, дип җиткерә "Можем объяснить" Telegram-каналы.

Канал чатларда язылганнарны өйрәнгән һәм контрактчыларның якыннары белән сөйләшкән.

Елена исемле хатынның иптәш кызы сугышка пешекче булып киткән, ул фронттагы улы янәшәсендә булырга теләгән. Әмма сугышка киткәч бер атнадан соң ук аны машина йөртүче итеп куйганнар. "Ботка пешерергә киткән иде, УАЗга утырттылар. Машина йөртүче булачаксың, каядыр әйберләр илтәчәксең дигәннәр. Алгы сафкамы- төгәл белмим, аның белән элемтә инде юк", дип сөйләгән "Можем объяснить"ка Елена.

Башка бер контрактчының хатыны ирем машина йөртүче булырга дип контракт төзегән иде, тик хәзер сапер һәм взвод җитәкчесе урынбасары вазифаларын үти дип сөйләгән. Аның әйтүенчә, ирен сугышырга мәҗбүр итсәләр дә, аңа бирелә торган акчаларның күләме үзгәрмәгән.

"Әти гомер буе медицинада эшләде, хәрби билетында фельдшер вазифасы язылган, шуның буенча контракт белән китте. Кешеләргә булдыралганча ярдәм итәргә теләде. Аңа 60 яшь, аны кабул иттеләр, медкомиссия узып тормады, хәзер ул Донецки өлкәсендә һәм аны штурм отрядына билгеләгәннәр. Нишләргә икән?", дип язган тагын бер ихтыяриның якыны.

"Махсус хәрби операция"дә катнашучыларның туганнар утыра торган чатларда моңа охшаш хәбәрләр күп. Саклану министрлыгы тарафыннан алданганнарның туганнары киңәш сорый, мондый очракларда контрактны ничек өзеп була дип белешә", дип яза канал.

"Можем объяснить" хәбәрчесе "Автомобильные дороги" дәүләт ширкәте вәкиле белән элемтәгә чыккан. Оешма сугышка фельдшерлар һәм санинструкторлар җыю белән шөгыльләнә. Фельдшер урынына штурмчы булу ихтималы да бармы дигән сорауга журналистка оешмада җавап бирә алмаганнар, хәрби комиссариаттан белешергә кушканнар.

  • Быел август аенда Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгында республиканың хәрби комиссариаты белгечләре катнашында ашыгыч киңәшмә үткән иде. Анда республикада табиб булып эшләүче хатын кызлар арасыннан ихтыяриларны Украинадагы сугышка җибәрү турында сөйләшүләре хәбәр ителде.
  • Март аенда Север.Реалии сугышта контракт белән хезмәт итәргә булган кайбер хатын-кызларның язмышы турында тикшеренү чыгарган иде. Алар офицерларның медицина роталарындагы хатын-кызларны үзләре белән бергә яшәргә мәҗбүр итүен сөйли. Кайберләре өчен бу фронтта исән калу өчен бердәнбер мөмкинлек булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG