Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владимир Зеленский ике көнлек сәфәр белән АКШка килде


Владимир Зеленский Дәүләт саклануы университетында чыгыш ясый
Владимир Зеленский Дәүләт саклануы университетында чыгыш ясый

Ул бүген АКШ президенты Джо Байден һәм Конгресс рәисе Майк Джонсон белән очраша.

Кичә, 11 декабрьдә Украина президенты Владимир Зеленский Кушма штатларга ике көнлек сәфәрен башлап җибәрде. Ул Вашингтондагы Дәүләт саклануы университетында чыгыш ясады һәм АКШ саклану министры Ллойд Остин белән очрашты.

"Безне бөтен дөнья күзәтә. Украина бирешмәде һәм бирешмәячәк тә. Нәрсә эшләргә кирәген беләбез, безгә ышанып тора аласыз. Без дә сезгә ышанып тора алабыз дип өметләнәбез", диде Владимир Зеленский Американың дәүләт иминлеге мәсьәләләре белән шөгыльләнүче рәсми затларына һәм хәрбиләренә мөрәҗәгать итеп.

"Капитолий калкулыгында проблемнарны чишә алмауларыннан илһам алучылар - Путин белән аның өере генә", диде ул.

Ллойд Остин исә Зеленский белән очрашудан соң "Әгәр торган саен агрессиврак була барган Путин Русиясенә каршы торсак, Америка ныграк иминлектә булачак", дип искәртте.

New York Times язуынча, Зеленскийның белдерүләре Конгресс әгъзаларына карата яңгыраган. Алар Ак йортның Украинага 61 миллиард долларлык ярдәм бүлеп бирү турындагы гаризасын хуплаудан баш тарта.

Владимир Зеленскийның Вашингтонга килүе - канун чыгаручыларны Украинага ярдәмне хупларга күндерер, дип өметләнәләр Ак йортта.

Бүген, 12 декабрьдә исә Украина президенты ябык ишекләр артында Сенат әгъзалары белән очрашырга тиеш. Шулай ук ул Конгрессның Вәкилләр пулаты рәисе Майк Джонсон белән очрашырга тиеш. Көннең икенче яртысында Ак йортта Джо Байден белән очрашачак һәм шуннан соң президентлар бергә матбугат очрашуы үткәрәчәк.

Дүшәмбе көнне Зеленский Дөнья банкы һәм Халыкара валюта фонды җитәкчеләре белән дә очрашкан иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG