АКШ Конгрессының Вәкилләр пулаты Русидән уран импортын тыйды. Бу хакта канун кабул ителде, дип яза The Hill.
Документка ярашлы, Русиядән АКШка уран импорты 2041 елга кадәр тыелачак. Тыю бары тик уран импорты өчен башка чыганаклар булмау очрагында гына кире кагыла алачак.
Канун ике фирка вәкилләре тарафыннан да хупланды.
Хәзер канун өлгесен Сенат хупларга тиеш. Bloomberg язуынча, Сенат аны кабул итәчәк дип көтелә. Шуннан соң канунны Джо Байден имзаларга тиеш.
АКШ энергетика идарәсе мәгълүматына күрә, 2022 елда Русия ураны АКШ импортында 12% тәшкил иткән. Бу күрсәткеч белән ул өченче урында булган. Импортның беренче ике урынны Канада һәм Казакъстан ала.
Bloomberg фаразлавынча, Русия уранына тыю аркасында бу төр ягулыкка бәяләр 20 процентка артырга мөмкин.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум