Израил саклану гаскәре (ЦАХАЛ) Газзә сызыгындагы тоннельләргә диңгез суы кудыра башлаган, әлеге җир асты юлларын АКШ һәм Европа берлегендә террорчы дип табылган ХӘМӘС фәләстин төркеме куллана. Бу хакта Wall Street Journal җиткерә. Басма язуынча, Израил моның турында АКШны кисәткән.
Җиһадчылар тоннельләрдә корал һәм сугыш кирәк-яраклары яшерә. Вашингтонда исә суга батырып бу тонельләрне юкка чыгарырга һәм ХӘМӘС инфраструктурасын җимерергә мөмкин булачак дип саныйлар.
Шул ук вакытта басма искәртүенчә, Американың кайбер түрәләре диңгез суын кудырту аркасында Газзәне төче су белән тәэмин итү куркыныч астында калырга мөмкин һәм туфракның куркыныч маддәләр белән пычрануы ихтимал дип борчыла.
ЦАХАЛ тоннельләрне суга батыру турындагы мәгълүматка бер тапкыр да фикер белдермәде.
Wall Street Journal мәгълүматынча, ноябрь уртасында израил хәрбиләре Әш-Шати качаклар лагерыннан төньякка таба 1,5 чакрымда кимендә биш су суырткыч корып куйган.
Израилнең The Jerusalem Post газеты тоннельләрне батыру шул вакытта башланды дип белдерде.
4 декабрьдә ЦАХАЛ Газзә сызыгында 800дән артык тоннель табылуы турында хисап бирде, аларның 500ен шул исәптән шартлаткычлар белән юк иткәннәр.
Израил хәрбиләре әйтүенчә, тоннельләр Газзә сызыгында мәктәпләр һәм спорт үзәкләре, мәчетләр һәм хастаханәләр астыннан үтә. Бу тоннельләрнең системы турында төгәл мәгълүматлар юк. ХӘМӘС лидерлары әйтүенчә, аларның озынлыгы 500 чакрым, ә тирәнлеге 35 метр.
- Быел 7 октябрьдә Израилгә һөҗүм иткән чакта да ХӘМӘС җир асты юлларын кулланды, дип белдергән иде ЦАХАЛ. Израилгә һөҗүм нәтиҗәсендә 1200 кеше үлде, 240 тан артык кеше тотык итеп алынды. Бер атна барган һуманитар тәнәфестә йөздән артык тотык: хатын-кызлар, балалар һәм чит ил ватандашлары азат ителде.
- Израил моңа җавап итеп хәрби операция башлады. Газзәнең ХӘМӘС контролендәге сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматынча, Израил башлаган хәрби операциядә 15 меңнән артык фәләстин үлгән, аларның күбесе хатын-кызлар һәм балалар. Бу хәбәрләр бәйсез расланмады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум