Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хөкүмәте читтән кертелгән йомыркалардан пошлина алмаячак


Хакимиятләр шулай итеп йомыркага бәяне төшерергә өметләнә.

Русия хөкүмәте читтән кертелгән йомыркага пошлина алмый башларга ниятли. Бу хакта Русия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән авыл хуҗалыгы министрлыгы киңәшмәләрендә катнаша торган чыганагына таянып, "Известия" җиткерә. Беренче вице-премьер Андрей Белоусов идарәсендә дә бу мәгълүматны раслаганнар.

Басма чыганагы сүзләренчә, Русия хакимиятләре йомыркага бәяне төшерү өчен эчке базарда аны тәкъдим итү җитәрлек булсын өчен тырыша.

Росстат мәгълүматынча, ноябрьдә йомырка 15,1 процентка кыйбатланган, ә ел башыннан - 35,5 процентка. РБК белгечләре фикеренчә, йомыркага бәянең артуы - тәкъдимнәргә караганда ихтыяҗның артыграк булуы белән бәйле.

Икътисади үсеш министрлыгында "Известия"га әйтүләренчә, чит илдән кертелгән йомырка өчен пошлинаны 2024 елның 1 гыйнварыннан 30 июненә кадәр алмаячаклар. Хәзерге вакытта бу салым продукция бәясенең 15 процентын тәшкил итә.

Авыл хуҗалыгы министрлыгында исә басмага "дус булган" илләрдән йомырка алуны арттыру турында сөйләшүләр башлауларын сөйләгәннәр. Министрлыкта әйтүләренчә, бу чаралар бәяләрне тотрыклы итәчәк.

"Известия" искәртүенчә, кайбер төбәкләрдә сәүдә үзәкләре йомырканы данәләп сата башлаган.

  • Соңгы вакытта йомыркаларга бәяләр артты. Бу Русиянең күпчелек төбәкләрендә күзәтелә. Татарстанда бер дистә йомырка бәясе 95 сумнан башлана. Бу беренче категориядәге йомыркалар шулай тора. Ә югары категорияле йомыркаларның бер дистәсе 135 сумга кадәр җиткән. Хәләл тамгасы куелган йомыркалар исә 139 ук сум тора. Башкортстанда да шул ук хәл. Бер дистәнең бәясе 110 сумнан башлана.
  • 11 декабрь көнне Белгородтагы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә йомырка сату контрольгә алынган иде. Кешеләр аларны йөзләгән итеп ала башлаган, шуңа ыгы-зыгы барлыкка килгән, дефицит туа башлаган. Хакимият күпләп йомырка сатып алуны тыйган, бер кулларга ике дистә йомырка гына сатуны керткән.
  • Күптән түгел Монополиягә каршы көрәш федераль хезмәте Русиянең 10 төбәгендә йомырка һәм тавык ите җитештерүче 12 ширкәтне тикшерде.
  • Октябрьдә Русия президенты Владимир Путин тавык итенә бәяләр артуы белән бәйле сорау биргән иде. "Тавык ите нишләп шулай кыйбатланды? Ел башыннан кош ите бәясе бездә 27ләп процентка артты", дигән иде ул Русия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушевка мөрәҗәгать итеп. Шуннан соң авыл хуҗалыгы министрлыгы кош итен читкә чыгаруны ярты елга тыярга тәкъдим итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG