Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиягә каршы 12нче чикләүләр җыелмасы Яңа елга кадәр кабул ителәчәк 


Австрия Украинага басып керүе аркасында Русиягә каршы чикләүләрнең 12нче җыелмасын кабул итүгә ризалык биргән. Чикләүләрне раслау эше киләсе атнада тәмамланачак һәм Яңа елга кадәр ул  үз көченә керергә тиеш.

Килешүне дипломатик чыганакларга таянып Reuters да раслады.

Австрия Украина хакимияте алып барган "сугышка иганә итүче халыкара ширкәтләр" исемлегеннән Raiffeisen Bank International-ны чыгаруны таләп итте. Австриянең Raiffeisen банкы, күпчелек Көнбатыш банкларыннан аермалы буларак, Украинада сугыш башлаганнан соң да Русиядә эшләвен дәвам итте.

Reuters язуынча, сөйләшүләр барышында Украина Raiffeisen банкны "сугыш иганәчеләре" исемлегеннән чыгарырга ризалашкан. Хәзер исемлектә банкның "иганәче" статусы Европа комиссиясе вәкилләре белән ике яклы сөйләшүләр барган вакытка туктатылган дип әйтелә.

Элегерәк, Будапештның Украинага финанс ярдәменә вето салу куркынычы аркасында Маҗарстанның OTP банкы исемлектән алынды. Исемлектә Европа Берлеге илләрендә баш фатирлары булган берничә ширкәт кала, аерым алганда Германия Knauf, французларның "Ашан", "Ив Роше" һәм "Леруа Мерлен". Украинада бу ширкәтләргә каршы санкцияләр кертелмәгән, сайтта әйтелгәнчә, "халыкара сугыш иганәчесе" билгесе "абруйларына гына бәрәчәк".

Русиягә каршы 12нче чикләүләр җыелмасында каралган иң мөһим чара - 1 гыйнвардан Русиядән алмазлар кертүне тыю.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG