Accessibility links

Кайнар хәбәр

Белгород өлкәсе губернаторы: Теребрено "авылы чигендә" сугыш бара


Вячеслав Гладков
Вячеслав Гладков

Украина армиясе бу сугыш турында хәбәр итмәде.

Якшәмбе көнне көндез Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков Краснояружский районының Теребрено "авыл чигендә" "дошман белән ату сугышы бара" диде.

Губернатор телеграмында язуынча, авылга Украина хәрбиләре ут ачкан. Шулай ук Гладков әйтүенчә, берничә авылдагы электр линияләре зыян күргән.

Теребрено Украинаның Суми өлкәсе белән чик буенда урнашкан авыл. Сугышның "авыл чигендә" баруы турындагы сүз Украина армиясенең чик аша үткәнен аңлатамы, билгеле түгел. Украина армиясе бу сугыш турында хәбәр итмәде.

"Baza" телеграм каналы сугышның иртәнге сәгать 11 тирәсендә башланганын яза. "Теребренода 200ләп кеше яши, халык эвакуацияләнмәде, хәзер кешеләр төрле урыннарга кача", дип яза "Baza".

Украина ягында сугышкан Урыс ихтыяри корпусы элегрәк Русиянең чик төбәкләренә, аеруча Брянски һәм Белгород өлкәләренә рейдлар өчен җаваплылыкны үз өстенә алган иде. Ләкин Теребренодагы сугыш турында әлегә алар бернәрсә дә язмый.

  • "Урыс ихтыяри корпусы" – Русиядән киткән уңчы активистлардан төзелгән хәрби төркем. "Русия азатлыгы" легионы – Украина ягында сугышучы русияләрдән төзелгән ихтыяри хәрби төркем.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG