Кемерово өлкәсендә мәхкәмә 60 яшьлек Ленард Вәлиевны 360 мең сумга штрафка тарткан. Мәхкәмә Вәлиевне террорчылыкка чакыруда гаепле дип тапкан (Русия җинаять кодексының 205.2 нче маддәсе 2 нче өлеше). Бу хакта "Кузбасс без экстремизма" телеграм-каналы яза.
Вәлиевка каршы эш ачылуы турында 8 апрельдә билгеле булды. Тикшерү мәгълүматларынча, мобилизацияләнүчеләрне үзләренә бирелгән коралны "хакимиятне бәреп төшерү" өчен кулланырга чакырып, ул социаль челтәрдә берничә пост язган.
Телеграф-канал язуынча, 60 яшьлек Вәлиев элек Навальный штаблары тарафыннан оештырылган каршылык акцияләрендә катнашкан булган, һәм аны бу чараларны уздыру кагыйдәләрен бозу маддәсе нигезендә административ җаваплылыкка тарткан булганнар.
Прокопьевскиның Рудничный район мәхкәмәсе сайтында Ленард Вәлиевны 2022 елның 2 апрелендә алдан килешенмәгән чара оештыру маддәсе нигезендә өч тәүлеккә административ кулга алу карары бастырылган (Русия административ хокук бозулар кодексының 20.2 маддәсе 2 өлеше). Вәлиев социаль челтәрдә "Чыгабыз! 2 апрель, 14:00 Бөтенрусия протестлар акциясе" дип пост калдырган. Ул көнне Русиянең күп шәһәрләрендә Украинадагы сугышка каршы акцияләр узды.
Октябрьдә Вәлиевка каршы нәфрәт уяту турында яңа җинаять эше кузгатыла (Җинаять кодексының 282 маддәсенең 1 өлеше). Евгений Пригожин фетнәсе хакындагы комментариенда ул Русияне "тавык кетәклеге" дип, ә русиялеләрне "ватандашлар түгел, ә үз фикере булмаган пассив популяция" дип атый. Экспертлар әлеге постта нәфрәт, дошманлык уятучы һәм русияләрнең кешелек дәрәҗәсен кимсетә торган фикерләр таба.
- Хәзерге вакытта Русиядә Украинадагы сугышка каршылык белдерү аркасында 750дән артык кешегә карата җинаять эше кузгатылган.
- Быел Новосибирскидагы 67 яшьлек татар ТаҺир Арсланов социаль челтәрләрдә язган ике фикере өчен өч елга төрмәгә хөкем ителгән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум