Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия баш прокуратурасы Русия байлыкларын конфискацияләү турында мәхкәмәгә беренче тапкыр шикаять тапшырды


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Июнь аенда Европа берлеге туңдырылган Русия активларын кануни рәвештә конфискацияләү мөмкин түгел дигән нәтиҗә ясады.

Германия баш прокуратурасы 720 миллион евродан артык туңдырылган Русия байлыкларын конфискацияләү өчен Майндагы Франкфурт югары мәхкәмәсенә шикаять тапшырды. Сүз Мәскәү фонд биржасының кечерәк бүлегенең милеге турында бара. Ул Американның эре банкларының берсе булган - JP Morgan бүлекчәсендә саклана. Бу хакта Der Spiegel хәбәр итә. Әлеге мәгълүмат баш прокуратура тарафыннан расланды.

Әгәр дәгъва канәгатьләндерелсә, акча федераль бюджетка җибәреләчәк. Бу Германиядә беренче мондый очрак. Әлегә кадәр санкцияләр салынган ширкәтләр һәм шәхесләрнең активлары туңдырылган гына бар.

Мәхкәмәгә бирүнең сәбәбе 720 миллион евроны JP Морган хисабыннан Commerzbankта Дәүләт Клиринг үзәгенең Мәскәү биржасы бүлекчәсе хисабына күчерү омтылышы.

Июнь аенда Европа берлеге туңдырылган Русия активларын кануни рәвештә конфискацияләү мөмкин түгел дигән нәтиҗә ясады. Бу активларны вакытлыча куллану мөмкинлегенә басым ясалды. Эшче төркемнең блокланган Русия милеген куллану турындагы хисабында әйтелгәнчә, бу байлыклар Европа берлеге чикләү чараларына кергәнгә генә "туңдырылган яки блокланган активларны конфискацияләүгә рөхсәт бирүче ышанычлы хокук механизмы юк".

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG