Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Фаил Алсыновка теләктәшлек белдереп мәхкәмәгә килүчеләр Русия президенты Владимир Путинга видеомөрәҗәгать яздырды


Теләктәшлек белдерергә килүчеләр
Теләктәшлек белдерергә килүчеләр

Алар Башкортстан башлыгыннан зарланды.

20 декабрьдә башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап мәхкәмәгә килгән Баймак халкы президент Владимир Путинга видеомөрәҗәгать яздырды. Алар республика башлыгы Радий Хәбировтан зарланды һәм активистны эзәрлекләүне туктатуны таләп итте.

"Радий Хәбиров идарә итү чорында төбәккә зыян китергән берничә хата ясады. Бу демографик хәлнең начарлануына, коррупциягә, инфраструктураның һәм халыкның тормыш дәрәҗәсе җитәрлек дәрәҗәдә үсә алмавына китерде. Нәтиҗәдә көчле экологик каршылыклар барлыкка килде. Проблемнарны хәл итү урынына, Радий Хәбиров халык фикерен тыңлаудан баш тарта, җәмәгать эшлеклеләрен һәм активистларны эзәрлекләү белән шөгыльләнә, аларны дәүләт дошманнары дип саный", дип белдерде мөрәҗәгать итүчеләр.

Бүгенге мәхкәмә утырышы өч сәгать дәвам итте. Алсынов адвокаты Илнур Сөендеков эшне караучы хөкемдар Элина Таһированы һәм бөтен хөкемдарлар корпусын хөкем процессыннан алу турында мөрәҗәгать тапшырды, шулай ук әлеге эшне карар өчен башка төбәк мәхкәмәсен билгеләүне сорады, адвокат активист өстеннән әләк язган төбәк башлыгы Хәбиров Башкортстан хөкемдарларына басым ясарга мөмкин дип саный. Ләкин барлык мөрәҗәгатьләр кире кагылды.

Сорау алынган бердәнбер шаһит – Ишмурзин авыл шурасы башлыгы Заһит Кашкаров.

Яклаучы якның шаһит чыгышы стенограммасын башкорт теленнән урыс теленә академик тәрҗемә итү ягыннан туган сораулары бар. Шаһит видеоэлемтә аша башкорт телендә чыгыш ясаган, әмма эштә аның сүзләрен урыс телендә тәрҗемә итү генә бар, ә башкортчасы юк.

Утырыш ябык рәвештә узды, киләсе тыңлау 11 гыйнварга, иртәнге тугызга билгеләнгән.

  • Бүген Алсыновның мәхкәмә утырышы узды. Аңа карата җинаять эшен Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үтенеченнән соң ачканнар. Ул Алсыновны "милләтара низаг чыгару"да, "дәүләткә каршы оештырылган чыгышларда катнашуга өндәү"дә, "экстремист гамәлләр кылу"да һәм "РФ хәрби көчләрен дискредитацияләү"дә гаепли һәм аны җаваплылыкка тартырга кирәк, ди.
  • Алсынов үзе Хәбировның шушы гамәлләрен "әләкләү" дип атады һәм барлык гаепләүләрен кире кагып килә.
  • Тикшерүчеләр фаразынча, 2023 елның 28 апрелендә Башкортстанның Баймак районында узган халык җыенында Алсынов башкорт телендә чыгыш ясап, "Кавказ кешеләре", "Урта Азия" вәкилләре, "әрмәннәр" турында тискәре фикерләрен яңгыраткан. РФ Җинаять кодексының 282нче маддәсе нигезендә Алсыновка 5 елга кадәр төрмә яный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG