Бу хакта юристларга һәм салым киңәшчеләренә сылтанып "Ведомости" басмасы яза. Аларның клиентлары күптән түгел 2022 ел өчен мәгълүмат бирүне сорап ФНС анкеталары алган.
ФНСның яңа анкеталарында гадәттәгедән киңрәк мәгълүмат таләп ителә. Чит ил ватандашлыгы һәм ВНЖ турында мәгълүматлар салым хезмәтләрен элек кызыксындырмый иде, дип яза басма.
Белгечләр фикеренчә, мондый мәгълүматлар Федераль салым хезмәтенә декларацияләнмәгән чит ил хисапларын ачыкларга ярдәм итә ала.
ФНС инспекторлары чит ил паспортының барлык битләренең күчермәләрен, башка ил ватандашлыгы яки ВНЖ булуын раслаучы документларның күчермәләрен, чит ил банкларыннан белешмә һәм башка докуменлар бирүне сорый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!