Бу хакта Русия матбугат чаралары яза. Элегрәк хакимиятләр электрон реестр 2025 елсыз тулы күләмдә эшли башламас дип белдергән иде.
Саклану министрлыгы шулай ук русияләрне хәрби исәпкә кую яки аннан төшүне хәрби комиссариатка килмичә башкарырга тиеш булачак. Моннан тыш, повесткалар электрон формада җибәрелергә, ә гражданнар реестрда шәхси кабинетка керү мөмкинлеген алырга тиеш булачак.
14 апрельдә Путин армиягә чакыру һәм хәрби исәп системын үзгәртүче канунга кул куйды. Канун хәрби хезмәткә чакырылучыларның бердәм реестрын булдыруны һәм аларны кисәтүнең яңа ысулларын булдыруны күздә тота. Канун нигезендә, повестка заказлы хаты белән, электрон рәвештә "Госуслуги" порталы аша "һәм МФЦ үзәкләре аша килергә мөмкин. Элек алар бары тик шәхсән кулга яки эш бирүче аша тапшырыла иде.
Моннан тыш, повестканың электрон күчермәсе "Госуслуги" порталында шәхси кабинетта урнаштырылганнан соң, ул тапшырылган саналачак. Бу очракта кешегә хәрби комиссариатка килеп күренмичә илдән чыгу тыелган булачак.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!