Чехия полициясе атышны оештырган дип уйланылган ир-ат юк ителде дип белдерде. Прага мэры Богуслав Свобода аткан кеше югарыдан сикереп һәлак булган диде. Кайбер мәгълүматларга күрә бу - тарих факультеты студенты. Ул винтовкадан аткан диелә.
Факультеттагы кешеләрдән тыш ул шулай ук түбәдән урамдагы кешеләргә дә аткан дип тә хәбәр ителә - ул хакта Чех Радиосы журналисты Ондра Соукуп язып чыккан.
Атыш көндезге сәгать өчләр тирәсендә башланган. Novinky.cz басмасы университет бинасыннан кешеләр йөгереп чыккан дип хәбәр итте. Студентлар сүзләренчә, балконнан төшәргә тырышкан бер хатын-кыз егылып төшкән. Ул хәзер нинди хәлдә - билгеле түгел.
Атыш булган җирдә коткару хезмәтләре эшли. Университет урнашкан районны камап алганнар, аңа янәшә башка уку йортлары, шул исәптән мәктәпләр, католик чиркәү, рестораннар урнашкан - алардан халыкны эвакуациялиләр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум