Ул хакта "Бизнес-онлайн" басмасы яза.
Ханбиковның яклаучысы аңа өендә генә утырырга рөхсәт итүне сораган, ләкин мәхкәмә моңа ризалашмаган.
Ханбиков җинаятьчел төркем белән бергә зур күләмдә акча үзләштерүдә гаепләнә. Тикшерүчеләр фикеренчә, җинаятьчел төркемгә Ханбиков үзе һәм "Аммоний" АҖ оештырган "Менделеевсказот" ҖЧҖнең топ-менеджерлары: элекке мөдир Фирдис Абдрахманов, аның урынбасары Гүзәл Сәлимгәрәева һәм сату бүлеге башлыгы Зөһрә Зыятдинова кергән. Шулай ук, "Аммоний"ның Мәскәү бүлеген җитәкләгән Алла Куцакованы да шикләнәләр.
Тикшерү фаразынча, 2013-2018 елларда бу кешеләр 246 млн 378 мең сум урлаган.
Мәскәүдәге мәхкәмә Гүзәл Сәлимгәрәева белән Зөһрә Зыятдинованы өй сагында тотарга дип карар чыгарган, калганнарны исә СИЗОга җибәргәннәр. Барысы да изоляторда 19 февральгә кадәр тотылачак.
Ринат Ханбиковка 65 яшь. 1998 елда ул "Газпром межрегионгаз Казан" җәмгыятен җитәкли башлаган һәм бу эштә 2020 елга кадәр эшләгән. 2014-19 елларда ТР Дәүләт шурасы депутаты да булган.
Ханбиков 2015 елда эшли башлаган "Аммоний" АҖнең мөдирләр шурасы рәисе булган. Заводның төзелешенә ВЭБ дәүләт корпорациясе акча биргән: проект $1,4 млрд долларга төшкән дип санала.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум