Татарстан сырхауханәләре артыгыннан күбрәк эшләргә мәҗбүр. Бу хакта бүген Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында белдерде.
"Хәзерге вакытта сәламәтлек саклау системында ОРВИ сәбәпле киеренке хәл күзәтелә. Сырхауханә һәм хастаханәләргә мөрәҗәгать итү, ашыгыч ярдәм чакыру бермә-бер артты. Хәзер сырхауханәләр артыгыннан күбрәк эшли. Без аерым районнарда сырхауханәләрнең эш вакытын арттырабыз", диде ул.
Әмма кайсы районнарда хәл катлаулы булуы әйтелмәде.
Шулай ук түрә 37 дәрәҗә температура белән авырган вакытта өйгә табиб чакырмаска чакырды.
- Роспотребназорның Татарстан идарәсе хәбәр итүенчә, cентябрь башыннан республикада грипп белән йоктыручылар саны 3 631 кешегә җиткән. Хәзерге вакытта авыручыларның күпчелеге грипп "А" белән авырый. Яңа елдан соң грипп "В" таралыр дип көтелә. Соңгы атнада ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны 28 меңнән артып киткән.
- Бүгенгә Татарстан мәктәпләрендәге 93 сыйныф карантинга ябылган. Шуларның 91е — Казан мәктәпләре. Барлыгы 2 083 укучы өйгә җибәрелгән. Карантин сыйныфта укучыларның 20 проценты укуга килмәгән очракта игълан ителә.
- Хәзер Татарстанда 1,8 млн кеше гриппка каршы вакцина ясаткан. Бу республика халкының 46 процентын тәшкил итә. Бүгенгә Татарстанда булган вакцина кулланылып беткән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум