Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тарихи реконструкция

Польша Сабантуеның төп вакыйгасы — Госманлы империясе гаскәре Австрия башкаласын ике айга камап алганнан соң, 1683 елның 12 сентябрендә булган Вена сугышын реконструкцияләү.

Әлеге сугыш гадәттә христиан һәм мөселман дөньяларының бәрелеше кебек күрсәтелә, әмма монда бер үзенчәлек бар.

Үзенчәлек шуннан гыйбарәт — Польша татарлары Австриягә ярдәмгә килгән Польша патшасы Ян III Собеский яклы булалар. Алар Польшада үз традицияләренең бер өлешләрен югалтсалар да мөселман булып калган. Бер риваятькә күрә, татарларга бу урыннардагы җирләрне Ян Собескийга булышканнары өчен бирәләр.


XS
SM
MD
LG