Мәскәү мөфтие Анар Рамазанов "Российский общенародный союз" (РОС) партиясенннән Русия президентлыгына намзәтләр исемлегенә кертелде. Бу хакта партия лидеры Сергей Бабуринга сылтама белән RTVI телеканалы хәбәр итә.
Бабурин исемлектә башка исемнәр дә барлыгын искәртте, ләкин сәясәтче төп намзәт дип мөфтине саный. "Мин бу намзәтне тәкъдим итәм, ләкин башка вариантлар да бар. Ул төп намзәт булыр дип ышанам ", диде Бабурин.
Сергей Бабурин нигез салган РОС 1991 елдан алып иҗтимагый-сәяси хәрәкәт буларак билгеле, аның әгъзалары үзләрен консерваторлар буларак күрсәтә.
Рамазанов -"Кәүсәр" исемле Төньяк, Үзәк һәм Көньяк Чертаново мөселманнарының дини оешмасы башлыгы. Ул 2017 елда РОС әгъзасы булды, һәм хәзер партия рәисе урынбасары вазифаларын били. Рамазанов түбәндәге гыйбарә белән билгеле: "Мөселманнар иң элек мөселманнардан кием һәм ризык алырга тиеш. Шулай итеп кардәшләребезгә икътисади яктан ярдәм күрсәтәбез".
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум