Accessibility links

Кайнар хәбәр

Херсонга һөҗүм нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Якшәмбегә каршы төндә Херсонда Русия һөҗүме нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган һәм тугыз кеше яраланган. Бу хакта Херсон өлкәсе хәрби хакимияте башлыгы Александр Прокудин белдерде. 

Торак йортка ракет бәрелеп 87 яшьлек ир һәм аның 81 яшьлек хатыны һәлак булган. Тагын ике кеше мәете табылган. Аларның кем булуларын ачыклау бара.

Зыян күрүчеләр арасында 15 яшьлек бала да бар. 21 һәм 39 яшьлек ике ир-ат уртача хәлдә хастаханәгә озатылган.
Шимбә көнне, Херсонга ракетлар һөҗүме нәтиҗәсендә торак биналарга, газ челтәрләренә һәм медицина келәтләренә зыян килгән иде. Ул вакытта барлыгы җиде кеше җәрәхәтләнде.

Херсон шәһәр хәрби хакимият башлыгы Роман Мрочко язуынча, соңгы 24 сәгать эчендә Русия Херсон шәһәр җирлегенә 28 тапкыр апткан, барлыгы 105 снаряд җибәрелгән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG