Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда полиция Фаил Алсыновны яклау чарасында катнашучыларның өйләренә килеп кисәтүләр ясый башлаган


Фаил Алсыновны яклау чарасында катнашучылар
Фаил Алсыновны яклау чарасында катнашучылар

Бу киләсе мәхкәмә утырышы алдыннан халык яклау чарасына чыкмасын өчен эшләнергә мөмкин.

20 декабрьдә Башкортостанның Баймак шәһәрендә башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап узган чарадан соң, полиция активистларның өйләренә килеп кануни булмаган чараларда катнашырга ярамау турында кисәтүләр ясый башлаган. Ишморза авылындагы шундый очракны "Башкирские новости" YouTube каналы чыгарган. Хатын-кыз әлеге кисәтүне имзалаудан баш тарткан.

Алсыновка карата киләсе мәхкәмә утырышы 11 гыйнварга билгеләнгән. Полициянең кисәтүләре нәкъ шул мәхкәмәгә бәйле булуы ихтимал, чөнки узганында каршылык чарасы мәхкәмә утырышы алдыннан оештырылды.

Ул вакытта җыелучылар Русия президенты Владимир Путинга видеомөрәҗәгать яздырды. Алар Алсыновка карата шикаять язган Башкортстан башлыгы Радий Хәбировтан зарланды һәм активистны эзәрлекләүне туктатырга чакырды. Бер тәүлектә видео 70 меңнән артык карау җыйды.

  • Алсыновка карата җинаять эшен Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үтенеченнән соң ачканнар. Ул Алсыновны "милләтара низаг чыгару"да, "дәүләткә каршы оештырылган чыгышларда катнашуга өндәү"дә, "экстремист гамәлләр кылу"да һәм "Русия хәрби көчләрен дискредитацияләү"дә гаепли һәм аны җаваплылыкка тартырга кирәк, ди.
  • Алсынов үзе Хәбировның шушы гамәлләрен "әләкләү" дип атады һәм барлык гаепләүләрен кире кагып килә.
  • Тикшерүчеләр фаразынча, 2023 елның 28 апрелендә Башкортстанның Баймак районында узган халык җыенында Алсынов башкорт телендә чыгыш ясап, "Кавказ кешеләре", "Урта Азия" вәкилләре, "әрмәннәр" турында тискәре фикерләрен яңгыраткан. РФ Җинаять кодексының 282нче маддәсе нигезендә Алсыновка 5 елга кадәр төрмә яный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG