Кичә кич Белградта парламент сайлаулары нәтиҗәләрен юкка чыгаруны таләп иткән протестчылар шәһәр хакимияте бинасы эченә узмакчы булды. Алар ишекләрнең пыялаларын ватты. Тәртипсезлекләр башланды. Полиция күзе яше чыгара торган газ кулланды. 40лап кеше тоткарланды.
Каршылык чаралары инде бер атна дәвам итә. Рәсми мәгълүматлар күрә, 17 декабрьдә узган сайлауда хакимияттәге Александр Вучичның "Сербия прогрессив партиясе" җиңде. "Сербия золымга каршы" оппозиция блогы тавыш бирү нәтиҗәләрендә хәрәмләшүләр булуын әйтә. Алар сайлау нәтиҗәләрен кире кагуны таләп итә. 24 декабрьдә алар мэрия бинасы балконыннан халыкка мөрәҗәгать белән чыгарга теләгән, әмма ишек төбендә торган полиция вәкиле моны канунсыз гамәл булып саналачагын әйткән.
Сербия президенты Александр Вучич халыкка чираттан тыш мөрәҗәгать белән чыкты. Аның әйтүенчә, протестларда ике меңгә якын кеше катнаша. "Бернинди дә инкыйлаб юк" диде ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум