Украина Һава көчләре җитәкчесе Николай Олещук Кефе (Феодосия) портында "Новочеркасск" десант корабын җимердек дип белдерде.
"Русия флоты кечерәя! "Москва" крейсеры артыннан "Новочеркасск" зур десанты корабы китте. Һава көчләре пилотларын һәм башка бөтен катнашучыларны төгәл эше өчен рәхмәт белдерәм", дип язды Олещук.
Аннексияләнгән Кырым башлыгы Сергей Аксенов Украина кораллы көчләренең Кефе портына һөҗүмен раслады. Аның сүзләренчә, детонация туктаган, янгын контрольгә алынган.
"Бу урында бөтен профиль хезмәтләр эшли. Берничә йортта яшәүчеләр күчереләчәк", дип язды Аксенов.
Русия саклану министрлыгы Украина кораллы көчләренең "Новочеркасск" десант корабына һөҗүмен раслады. РИА "Новости" хәбәр итүенчә, корабка зыян килгән. Шулай ук Русия хәрбиләренең Украинаның "Новочеркасск" корабына ракет җибәргән ике Су-24 очкычын бәреп төшерүе дә белдерелә.
Украина кораллы көчләре спикеры Юрий Игнат украин хәрби очкычларын бәреп төшерүне мәгълүматын кире какты. Һөҗүм Storm Shadow/SCALP ракетлары белән башкарылды диде.
Аннексияләнгән Кырым башлыгы Сергей Аксенов Кефе портына һөҗүм нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булды, ике кеше яраланды дип язды.
Кефе - аннексияләнгән Кырым ярымутравының көньяк-көнчыгышында урнашкан. Акъярга украин һөҗүмнәреннән соң аның портына Кара диңгез флоты корабларының бер өлеше китерелгән иде.
Янгын чыккан Кефеның портында 9 причал, нефть саклау өчен 18 резервуар бар. Терминалның куәте 250 000 тонна сакларга һәм елына 12 млн тоннага кадәр нефть ташырга мөмкинлек бирә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум