Русия эчке эшләр министрлыгы "Масяны" мультсериалын уйлап табучы Олег Куваевны эзләүгә биргән. Мультипликаторны Җинаять эше нигезендә эзлиләр, ләкин кайсы маддә икәне турында билгесез. Куваев 2006 елдан бирле Израилдә яши.
Узган җомгада юстиция министрлыгы аны "ят агентлар" реестрына кертте. Министрлык сайтында әйтелгәнчә, мультипликатор махсус хәрби операциягә каршы чыгыш ясаган. Шулай дип Русиянең Украинага каршы башлаган сугышын атыйлар.
Октябрьдә Куваевка дәүләт иминлегенә каршы эшчәнлеккә чакыру маддәсе нигезендә җинаять эше ачылуы билгеле булды. Эшнең нечкәлекләре билгеле түгел, әмма телеграм-каналларда язуларынча, моңа "Масяня"ның 169нчы эпизоды сәбәп булган. Анда баш каһарман Русия солдатларына әсирлеккә төшәргә тәкъдим итә.
Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң Куваев сугышка каршы берничә серия чыгарды. 2022 елда Роскомнадзор Куваев фильмы урнаштырылган сайтны томалады.
Моннан тыш, эзләүгә Mr. Freeman анимация сериалын төшерүче Павел Мунтян да бирелгән. Октябрьдә аңа карата Русия армиясе турында "фейклар" белән бәйле җинаять эше ачылган иде.
Шушы көннәрдә Мәскәүдәге мәхкәмә Мунтянга армияне дискредитацияләү нигезендә административ штраф салды. Сәбәбе билгеле түгел.
Апрельдә Мунтян да "ят агент" дип танылды. Соңы берничә ел дәвамында ул Кипрда яши.
Эчке эшләр министрлыгы базасында Думаның элекке депутаты Дмитрий Гудковны эзләү карточкасы да барлыкка килде. Сәясәтче чит илдә яши. Февральдә аны "ят агент" дип таныдылар. Русия юстиция министрлыгы сәясәтче Русия хәрбиләре турында тискәре сүзләр сөйләде һәм Украинага корал бирергә чакырды дип белдерде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум