Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан белән Кытай арасындагы тауар әйләнеше 2023 елда $2 миллиардтан артып китәчәк


Татарстан Кытайдан транспорт чаралары, җиһазлар, химик продукция кайтарта.

Татарстан белән Кытай арасындагы тауар әйләнеше 2023 елда $2 миллиардтан артып китәчәк, дип белдерде Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов.

"Ел нәтиҗәләре буенча тауар әйләнеше $2 миллиардтан артып китәчәк", — дип китерә Миңнеханов сүзләрен ТАСС. 2023 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча сумма 1,5 млрд долларга якынлашкан иде, бу 2022 елның шул ук чоры белән чагыштыргында 2,3 тапкыр күбрәк.

Татарстан Кытайдан транспорт чаралары, җиһазлар, химик продукция кайтарта. Республика исә Кытайга каучук, пластмасслар, ягулык, авыл хуҗалыгы тауарлары чыгара.

21 декабрьдә Татарстанда М-12 трассасының Арзамастан Казанга кадәрге өлешен ачтылар. М-12 "Европа - Көнбатыш Кытай" дәүләт проектының бер өлеше булып тора.

Азатлык Радиосының Татар-Башкорт хезмәте булдырган "Idel.Реалии" сайты Кытайның Идел буена булган экспансиясе турында махсус проект тормышка ашыра. Әлеге проект белән монда танышырга мөмкин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG