Accessibility links

Кайнар хәбәр

Абхазиядә оппозиция Пицундадагы дәүләт дачасын Русиягә тапшыруга каршы


Пицундада ял биналарына күренеш. 2017 ел фотосы
Пицундада ял биналарына күренеш. 2017 ел фотосы

Үз-үзен мөстәкыйль дип игълан иткән Абхазия Республикасының парламенты янында 26 декабрь кичендә оппозиция вәкилләре җыелган. Алар Пицундадагы дәүләт дачасын Русия милкенә тапшыруга каршы чыга.

Абхазиянең тышкы эшләр министры Инал Ардзинба һәм РФ вәкиле Михаил Шургалин 1969 елда төзелгән килешүгә "техник төзәтмәләр" кертеләчәк дип белдергәннәр иде. Шушы төзәтмәләр нигезендә элекке дәүләт дачасы динасын Русия милкенә күчерергә мөмкин булачак.

Моңа каршы чыккан кешеләр Абхазия парламенты яныннан хәтта төнлә дә китмәгән, дип яза РЕН ТВга сылтанып "Коммерсантъ". Парламентка полиция, армия һәм ашыгыч ярдәм машиналары килгән.

Активистлар Халык Җыены утырышының көн тәртибеннән Русиягә Пицундадагы дәүләт дачасын тапшыру турындагы хөкүмәтара килешүне раслау мәсьәләсен алуны таләп итә.

Утырыш 27 декабрьдә узачак. "Аамта" ("Вакыт") оппозицион абхаз белгечләре вакыфы вәкиле Алхас Дҗиндҗолия мондый килешү "Абхазия конституциясенә каршы килә" дип аңлата.

Русиянең Абхазиядәге вәкиле Михаил Шургалин әлеге килешү Русиягә дәүләт дачасы территориясен 49 ел дәвамында арендалап торырга мөмкинлек бирәчәк ди. Русия милкенә дәүләт дачасының биналар комплексы күчәчәк. Аны Русиянең Федераль сак хезмәте карап, ремонтлап торачак.

  • Пицундадагы дәүләт дачалары комплексы 1958-1961 елларда Никита Хрущёв боерыгы белән төзелә. Территориянең мәйданы — 180 гектар тирәсе. Русия аны 1995 ел килешүе нигезендә арендалап тора. Объектны Русия милкенә күчерү турындагы яңа килешү ике хөкүмәт арасында 2022 елның гыйнварында имзаланды, дип хәбәр итә "Коммерсантъ".

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG