Accessibility links

Кайнар хәбәр

Махачкалада 140тан артык кеше һава аланында тәртипсезлекләр кылуда гаепләнә


29 октябрьдә Махачакала һава аланы
29 октябрьдә Махачакала һава аланы

Әлеге эш фигурантлары арасында кимендә өч кеше полициягә көч куллануда, ә бер кеше полиция хезмәткәрен үтерергә тырышуда да гаепләнә. 

Махачкала һава аланында киңкүләм чуалышлардан соң ачылган җинаять эше (212нче маддә) нигезендә гаепләнүче 143 кеше үзләрен кулга алуларны Дагыстан Югары мәхкәмәсенә шикаять иткән.

Бу хакта мәхкәмә мәгълүматына сылтанып Кавказ.Реалии хәбрә итә.

Басма билгеләвенчә, гаепләнүчеләр күбрәк тә булырга мөмкин, чөнки сүз үзенең кулга алынуын шикаять итүчеләр турында гына бара. Шикаятьләр мәхкәмәгә әле дә килә.

Әлеге эш фигурантлары арасында кимендә өч кеше полициягә көч куллануда, ә бер кеше полиция хезмәткәрен үтерергә тырышуда да гаепләнә.

Аларның күпчелеге гаепләрен кире кага. Гаепләнүчеләрнең берсе Гаджи Ахмедулаев тикшерүчеләрдә аның чуалышта катнашуга дәлилләре юк, гаепләү конкрет түгел, ә бер айдан артык кулга алыну вакытында миңа карата бернинди дә тикшерү эшләре алып барылмады ди.

25 декабрьдә "Медиазона" язуынча, чуалышларда катнашучыларга митинг уздыру тәртибен бозу турында яңа беркетмәләр төзү дәам итә. Район мәхкәмәләренә 800дән артык беркетмә килгән диелә.

  • 29 октябрь кичендә Тель-Авивтан очкыч төшеп утырыр алдыннан Махачкала һава аланына йөзләгән кеше җыелды. Җыелучылар һава аланына бәреп кереп, очыш кырына кадәр үтте, алар Израилдән юлчыларны эзләде. Аңарчы җирле пабликларда җирле халыкны Тель-Авивтан килгән очкычларны "каршы алырга" чакырдылар.
  • Фәләстин тарафлы митинглар 7 октябрьдә башланган Фәләстин-Израил низагыннан соң Төньяк Кавказның күп кенә шәһәрләрендә узды.
  • Хакимият вәкилләре тәртипсезлекләр оештыруда чит ил көчләрен һәм "Русия дошманнарын" гаепли. Төньяк Кавказ мөфтиләре антисемит чараларга каршы чыкты һәм аларны провокаторлар чыгара дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG