Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: "Мәхәббәт" сүзе Татарстанда ел сүзе дип сайланган


Казандагы бер паркта куелган инсталляция
Казандагы бер паркта куелган инсталляция

Респондентлар сүзләренчә, "мәхәббәт" сүзен атауга, аерым алганда, АИГЕЛ төркеменең "Пыяла" җыры этәргән.

Татарстан кешеләре ел сүзе дип "мәхәббәт" сүзен атаган. Бу "ПромРейтинг" агентлыгы 1-23 ноябрьдә уздырган сораштыру нәтиҗәләреннән күренә. Республика кешеләре сүзләрне үзләре атаган, чикләүләүр булмаган.

Респондентлар сүзләренчә, "мәхәббәт" сүзен атауга, аерым алганда, АИГЕЛ төркеменең "Пыяла" җыры этәргән. Җырның беренче куплеты "Мәхәбәт пыяласын атасың - карасын" дип башлана. Ул "Слово пацана. Кровь на асфальте"сериалы чыкканнан соң популярлашып китте, дөнья чартларында беренче урыннарга менде. Җыр үзе 2020 елда чыккан.

Топ-5 сүзгә шулай ук "матурлык", "тыныч", "дуслык" һәм "җиңү" сүзләре кергән.

  • Ноябрьдә инглиз теленең Кембридж сүзлеге (Cambridge Dictionary) "hallucinate" ("юк нәрсәне күрү") сүзен ел сүзе дип атады. Бу очракта әлеге ясалма интеллектның ялган мәгълүмат бирүен шулай атыйлар.
  • Merriam-Webster американ сүзлеге 2023 ел сүзе дип "аутентик" сүзен (authentic) атады. Бу сүзгә игътибар ясалма интеллект һәм үзбилгеләнү (identity) мәсьәләләренә кызыксынуга бәйле диелә.
  • Британиянең Collins English Dictionary инглиз теле сүзлеге 2023 ел сүзе дип Artificial Intelligence (AI), ягъни Ясалма интеллект терминын атады.
  • А.С.Пушкин исемендәге урыс теле институты ел сүзе дип "нейросеть" (нейрочелтәр) сүзен атады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG