Accessibility links

Кайнар хәбәр

СССРга кайтумы? Русия хоккейчыларына чит илгә китү мөмкинлеге чикләнә башлады


Дамир Җәффаров
Дамир Җәффаров

"Ак Барс" уенчылары такым белән килешүне өзеп китә алмаулары турында белдерде.

Русия хоккейчыларына чит илгә китеп уйнау мөмкинлеге кими. Октябрь аенда Русия президенты Владимир Путин яшь спортчыларның чит илгә китүен контрольгә алырга кушты. Моның нәтиҗәсе инде бу атна башында ук күренә башлады. Хоккейчылар белән эшләүче агент Шуми Бабаев "президентның яшь уенчылар Русиядә калырга тиеш дигән фәрманы бар" дип белдерде. Бу СССРда спортчыларның чит илгә китеп иң яхшы уенчылар белән көч сынаша алмау вакытын искә төшерә. Ул вакытта хоккейчылар илдән качып китә башлаган иде.

Соңгы бер айда Казанның "Ак Барс" хоккей такымы тирәсендә зур җәнҗал чыкты. Татар хоккейчысы, һөҗүмче Дамир Җәффаров һәм сакчы Никита Евсеев "Ак Барс" баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов тарафыннан дискриминацияләнүе турында әйтелде. Әлеге ике уенчының агенты Шуми Бабаев Билалетдиновны КХЛга (континенталь хоккей лигасы) шикаять итте. Ул тренер уенчыларны хоккей уйнаттырмый, спортчы буларак аларны "үтерә" дип белдерде.

Низаг нәтиҗәсендә "Ак Барс", Омскиның "Авангард" һәм Магнитогорскиның "Магнитка" такымнары арасында уенчылар алмашу булды һәм Дамир Җәффаров Себергә уйнарга китте.

Ә менә Никита Евсеев белән хәл күпкә катлаулырак күренә. Ул "Ак Барс" белән килешүне өзәргә тели. Уенчы чит илгә китү турында да уйлый. Әмма аның агенты Шуми Бабаев бу уңайдан Владимир Путиннан төшкән фәрман булуын әйтте.

"Бездә президентның яшь уенчылар Русиядә калырга тиеш дигән фәрманы бар", диде ул.

Моңа кадәр хоккейчылар АКШ һәм Канадада оештырылган иң яхшы хоккей лигасы — НХЛга (Милли хоккей лигасы) китәргә омтылды. 2022 елгы мәгълүматларга караганда, НХЛ такымнарында уйнаучы русияле спортчыларының саны йөздән артып китә.

Украинага сугышыннан соң Русиянең изоляциягә китү омтылыш сәясәте спортчыларга да кагыла башлады. 19 октябрьдә Русия президенты Владимир Путин Пермь шәһәрендә узган спорт шурасы утырышында уенчыларның чит илгә китү мәсьәләсен контрольгә алырга кушты.

"Балаларны спорт мәктәпләреннән алып китеп чит илгә җибәрүче хоккей вәкилләре (агентлары) белән нәрсә эшләргә кирәклекне аңларга кирәк", диде ул һәм бу контрольне хокукый яссылыкка күчерергә кушты.

Озак та үтмәде моның өчен төрле чаралар күренә башлады. Русия Дәүләт думасы һәм Спорт министрлыгы яшь хоккейчыларның чит илгә китүен чикләүче хокукый документ әзерләргә кереште. Русия хоккей федерациясе уенчыларны чит илгә киткәнче Русиядә 4-5 ел уйнарга мәҗбүр итәргә тели.

Соңгы ике елда Америкага уйнарга китәргә теләүче хоккейчыларны Русиядә калдыру өчен административ ысуллар кулланылды. Бер ел элек Мәскәүдәге ЦСКА такымының капкачысы Иван Федотов (элегрәк Түбән Кама һәм Уфада уйнады) килешүне озайтмады. Ул АКШның Philadelphia Flyers такымы белән бер еллык килешү төзеде. Мәскәү такымында уйнаудан баш тарту һәм НХЛга китү теләгеннән соң аны эзәрлекләү башланды. Аны хәрби бурычын үтәүдән баш тартуда гаепләделәр. 2022 елның 1 июлендә аны хәрби комиссариатның 10 вәкиле тоткарлый һәм нәтиҗәдә армиягә җибәрә. Башта ул үзенең тоткарлануын мәхкәмәдә шикаять итте, соңрак гаризаны кире алды. Бер ел хезмәт иткәннән соң ул кире ЦСКАга кайтты.

Бу вакыйганы белгечләр кире СССРга кайту дип бәяләде.

"Бу миңа хоккейчыларның СССРда крепостной номенклатура булуын хәтерләтә. Күренекле хоккейчы Александр Могильный НХЛда уйнар өчен совет коллыгыннан качты. Бу вакытлар, күрәсең, кире кайта", дип язган иде "СерпомПо" Telegram каналы.

НХЛга күчүчеләр арасында "Ак Барс"ның төп уенчыларының берсе Дмитрий Воронков та бар

Быелгы сезон алдыннан Русиядән Америкага уннан артык хоккейчы китүе әйтелде. Алар арасында "Columbus Blue Jackets" такымына күчкән "Ак Барс"ның төп уенчыларының берсе Дмитрий Воронков та бар.

Бүгенге вазгыять СССР чорына кайтуга охшаган. Ул вакытта да спортчылар читкә китә алмаган. Шунлыктан 1980нче еллар ахырында иң оста хоккейчылар бер-бер артлы Америкага качкан. 1989 елда Швециядә узган дөнья беренчелегендә СССР өчен уйнаган Александр Могильный уеннар бетү белән АКШка кача. Аны дезертирлыкта гаепләп җинаять эше ачыла, чөнки ул ЦСКАда уйнап офицер булып саналган. Моннан тыш, "Роснефть" ширкәте карамагындагы ЦСКА такымы тренеры Сергей Федоров та шулай ук НХЛга качып китә. Соңрак аларга Павел Буре кушыла. Русия Дәүләт думасы депутаты һәм Путин тарафдары Вячеслав Фетисов та заманында Американы үз итә. Мондый хоккейчыларны күпләп санарга була.

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Русиядә уйнаган чит ил хоккейчыларының күпчелеге — 82 спортчы — илдән китте. Шуларның бары өчесе генә соңыннан кире КХЛга кайтты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG