Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинның ышанычлы затлары исемлегенә Татарстаннан 4 кеше керде


Владимир Путин Казанда. 2019 ел фотосы
Владимир Путин Казанда. 2019 ел фотосы

Путин хакимиятендә Татарстан суверенитет казанышларының шактыеннан колак какты.

Татарстаннан 4 кеше Владимир Путинның ышанычлы затлары исемлегенә керде. Бу хакта Русия Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә. Исемлектә барлыгы 346 кеше бар.

Татарстанда Путинның ышанычлы затлары арасында "Ак Барс" хоккей такымның элекке уенчысы Данис Зарипов, КАМАЗ ширкәте баш мөдире Сергей Когогин бар.

Шулай ук исемлеккә коммерцияле булмаган ике оешма җитәкчесе кергән. Бу - "Я смогу" физик мөмкинлеге чикле кешеләргә ярдәм күрсәтү оешмасына нигез салучы Марат Ильясов һәм "Ярдәм янәшә! Помощь рядом!" хәрәкәте координаторы Ринат Фазылов.

Моннан тыш, Путинның ышанычлы затлар исемлегендә режиссер Никита Михалков, актер Сергей Безруков, җырчы Ярослав Дронов (SHAMAN) һәм башка билгеле сәнгать һәм спорт эшлеклеләре бар.

Хәзерге вакытта Татарстанда Путин намзәтен яклап имза җыю дәвам итә.

Русиядә президент сайлау 2024 елның 15-17 мартында узачак. Илнең хәзерге президенты Владимир Путин үз намзәтен тәкъдим итте инде. Бу аның 5нче мөддәткә баруы. Путин хакимияттә 1999 елдан бирле утыра.

Сайлауда катнашу ниятләре барлыгын барлыгы 30дан артык кеше тәкъдим итте. КПРФ - депутат Николай Харитонов, ЛДПР - Леонид Слуцкий, "Новые люди" Владислав Даванковны чыгарды. Президент булырга теләүчеләр арасында хәзерге вакытта тикшерү изоляторында утыручы Игорь Стрелков та бар.

23 декабрьдә Русия үзәк сайлау комиссиясе журналист Екатерина Дунцованы Русия президентын сайлауда катнашуга кертмәде. Ул сугышны туктатырга, сәяси тоткыннарны азат итәргә, демократик реформалар ясарга чакырган иде. Дунцова "Яблоко" фиркасенә президентлыкка үз намзәтен фирка исеменнән тәкъдим итүне сорап мөрәҗәгать итте, ләкин "Яблоко" моннан баш тартты.

  • 2020 елда Конституциягә кертелгән төзәтмәләр 2000 елдан бирле ил белән идарә иткән Путинга тагын ике тапкыр алтышар еллык мөддәтләргә сайланырга мөмкинлек бирә.
  • "Медуза" мәгълүматынча, Путин бу сайлауда 80 проценттан артык тавыш җыярга тиеш - түрәләргә шундый бурыч куелган.
  • Путинның президент кампаниясенә туры китереп Русиядә "бер-бер артлы бәйрәмнәр уздырачаклары" да әйтелде.
  • Шулай ук 2024 елгы сайлау алды кампаниясендә Кремль Украинага каршы сугышны "арткы планда" калдырачак диелде. Путин илне "тынычлык утраучыгы" иткән сәясәтче булып тәкъдим ителергә тиеш булачак. Шуңа күрә "тышкы сәясәткә" күбрәк игътибар итәчәкләр.
  • Путин намзәтен Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хуплап чыкты.
  • Путин хакимияткә килгәннән соң, Татарстан 1990нчы елларда яулаган суверенлык казанышларының шактыеннан колак какты: мәсәлән, республикада җыелган салымнарның күбесе Мәскәүгә китә, ТР Конституциясе туракланды, элек "президент" дип аталган республика җитәкчесе "башлык"ка әйләнде, ә моңарчы һәркем укыган һәм дәүләт теле булып саналган татар теле мәктәпләрдә ихтыярига калдырылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG