Русия гаскәрләре 30 декабрьгә каршы төндә Украинага "Шахед" төрендәге дрон-камикадзелар җибәргән.
Бу хакта Украина кораллы көчләре Баш штабы хәбәрендә әйтелә.
Украиа хәрбиләре Русия армиясе 10 дрон җибәрде, аларның бише бәреп төшерелде ди.
Киевта белдерүләренчә, гади кешеләр арасында яраланучылар бар, хосусый йортларга һәм сивил инфраструктурага зыян килгән.
29 декабрьгә каршы төндә Русия иң көчле һөҗүмнәренең берсен ясаган иде. Украина хакимиятләре белдерүенчә, бу һөҗүм нәтиҗәсендә кимендә 32 кеше һәлак булган, 160тан артык кеше яраланган. Украина кораллы көчләре командованиесы мәгълүматынча, Русия Украинага 158 ракет һәм дрон аткан. Киев, Днепр, Одесса, Запорожьеда әлеге ракетлар торак йортларга һәм сивил инфраструктура объектларына да төшкән.
БМО Иминлек шурасы 29 декабрьдәге Русия һөҗүмен кискен тәнкыйтьләп чыкты.
"Кызганычка, 2023 ел ничек башланды, шулай тәмамалана да - Украина халкына җимергеч көч куллану белән", диде үз чыгышында БМО баш секретаре ярдәмчесе Халед Хияри.
БМО Иминлек шурасының күпчелек әгъзалары, шул исәптән, АКШ, Франция, Британия, һөҗүмне хөкем итте. Кытай вәкиле Украина тирәсендәге вазгыятьне "сәяси яктан җайга салырга" чакырды. БМОда Русиянең даими вәкиле Василий Небензя Украинаның гади халкы арасындагы югалтуларны ракетка каршы тору системы эше белән бәйләде.
Бүген шулай ук Русия ягы да Украинаның 30лап дронын бәреп төшерү турында да белдерде.
Алар Белгород, Брянски, Орел, Курски һәм Мәскәү өлкәләрендә бәреп төшерелгән. Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков үзенең телеграм-каналында язуынча, бер снаярд торак йортка килеп төшкән, анда бер ир һәлак булган. Дүрт кеше яраланган, шул исәптән 10 яшьлек бала. Барлыгы 10лап хосусый йортка зыян килгән диде Гладков.
Русия Украинага каршы сугышны 2022 елның 24 февралендә башлады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум