Accessibility links

Кайнар хәбәр

МЧС: Белгородка һөҗүм нәтиҗәсендә 14 кеше һәлак булган


Белгородта шартлау нәтиҗәсе
Белгородта шартлау нәтиҗәсе

Белгород өлкәсе хакимиятләре һөҗүмдә Украина кораллы көчләрен гаепли. Украина ягы аңлатма бирмәде. 

Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, 30 декабрьдә Белгород шәһәре үзәгенә һөҗүм нәтиҗәсендә 14 кеше һәлак булган, 108 кеше яраланган.

Элегрәк губернатор Вячелав Гладков ике баланың үлү турында белдергән иде. Белгород өлкәсе хакимиятләре һөҗүмдә Украина кораллы көчләрен гаепли. Украина ягы аңлатма бирмәде.

Би-би-си бүгенге һөҗүмне Украинага каршы сугыш барышында иң зурысы дип бәяли.

Интернетта таралган видеоларга караганда, бер шартлау Собор мәйданына туры килгән. Барлыгы берничә шартлау булган - фотоларда берничә төтен баганасы күтәрелүе күренә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәренчә, шәһәрдә 10 җирдә янгын чыккан.

Белгородта һөҗүм башлангач кына ракет куркынычы турында сигнал эшли башлады, кайбер кешеләр бомбадан качу урыннары ябык иде дип белдерде. Бераздан сигнал бетерелде.

Киев Русиягә һөҗүмнәр турында берни әйтми. "Суспильне" украина телевидениесы үз чыганакларына сылтанып тапшыруынча, Белгородка Украина хәрбиләре һөҗүм иткән, алар хәрби һәм сәнәгать объектларына зыян китерергә теләгән. "Украинская правда" чыганагы белдерүенчә, украин армиясе хәрби объектларга һөҗүм иткән, ләкин Русиянең ракетка каршы тору системнары дөрес эшләмәү аркасында, ракет калдыклары шәһәр үзәгенә төшкән. Һөҗүм турында бәйсез мәгълүматлар юк.

Владимир Путин сүзчесе Дмитрий Песков Русия президентына һөҗүм турында әйтелде, Русия саклану министры Михаил Мурашко һәм министрлык вәкилләре Белгородка очты дип белдерде.

Белгород өлкәсе Украина белән чиктәш, өлкә хакимиятләре ел дәвамында украин һөҗүмнәре турында белдереп тора. Җәй чик буендагы авыллардан кешеләр эвакуацияләнде. Төбәк башкаласына моңарчы дроннан очып җитә иде.

Белгородка һөҗүм җомга да булган. Вячеслав Гладков сүзләренчә, бер кеше һәлак булган, 50дән артык торак йортка зыян килгән.

Брянский өлкәсе губернаторы Александр Богомаз шимбә украин һөҗүмендә бер бала һәлак булды диде.

29 декабрьгә каршы төндә Русия иң көчле һөҗүмнәренең берсен ясаган иде. Украина хакимиятләре белдерүенчә, бу һөҗүм нәтиҗәсендә кимендә 39 кеше һәлак булган, 160тан артык кеше яраланган. Украина кораллы көчләре командованиесы мәгълүматынча, Русия Украинага 158 ракет һәм дрон аткан. Киев, Днепр, Одесса, Запорожьеда әлеге ракетлар торак йортларга һәм сивил инфраструктура объектларына да төшкән.

БМО Иминлек шурасы 29 декабрьдәге Русия һөҗүмен кискен тәнкыйтьләп чыкты.

Русия саклану министрлыгы 30 декабрьгә каршы төндә Украинаның 30лап дронын бәреп төшерү турында да белдерде.

Алар Белгород, Брянски, Орел, Курски һәм Мәскәү өлкәләрендә бәреп төшерелгән. Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков үзенең телеграм-каналында язуынча, бер снаярд торак йортка килеп төшкән, анда бер ир һәлак булган. Дүрт кеше яраланган, шул исәптән 10 яшьлек бала. Барлыгы 10лап хосусый йортка зыян килгән диде Гладков.

Русия Украинага каршы сугышны 2022 елның 24 февралендә башлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG