Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан туграсы идея авторы, галим Назыйм Ханзафаров вафат


Назыйм Ханзафаров (1937-2023)
Назыйм Ханзафаров (1937-2023)

Аңа 86 яшь иде.

2023 елның 30 декабрендә әдәбиятчы, филология фәннәре докторы, Татарстан гербы идеясының авторы Назыйм Ханзафаров вафат булган. Бу хакта Мәрҗани исемендәге тарих институты хәбәр итә.

Галим Олы Кайбычта җирләнәчәк. Озату 2 гыйнварда Казанда 11 сәгатьтә Себер тракты 31 А адресы буенча була, диде аның улы Илшат Ханзафаров.

Назыйм Ханзафаров 1937 елның 12 сентябрендә Кайбыч районының Олы Кайбыч авылында туган.

Ул Татарстанның фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты. Татар драматургиясе тарихы, сәхнә әдәбияты, театр сәнгате, комедиография, Н.Исәнбәт, К.Тинчурин, М.Фәйзи, Т.Гыйззәт, Ф.Бурнаш һәм башка әдипләр хакында күп санлы хезмәтләр, монографияләр, китаплар, мәкаләләр яза.

Назыйм Ханзафаров - 1992 елда кабул ителгән Татарстан Республикасы дәүләт гербының концепциясе авторы.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG