Кайнар хәбәр

Япониядә җир тетрәүдә 30 кеше һәлак булган

Япониядә җир тетрәү, 1 гыйнвар
Япониядә җир тетрәү, 1 гыйнвар

7,6 дәрәҗәдәге зилзилә ил үзәгендәге Исикава префектурасы Вадзима шәһәрендә дүшәмбе булды

Япония үзәгендә җир тетрәүдә 30 кеше һәлак булган. Бу хакта җирле хакимияткә сылтанып Kyodo хәбәр итә.

7,6 дәрәҗәдәге зилзилә ил үзәгендәге Исикава префектурасы Вадзима шәһәрендә дүшәмбе булды. Тетрәү берничә тапкыр кабатлануы коткаручыларга тулы көчтә эшләргә мөмкинлек бирмәде. Шәһәрдә җиде катлы бина җимерелде, ә үзәк районда көчле янгын чыкты һәм 200ләп бинаны камап алды.

Вадзима хакимиятләре сүзләренчә, җимерекләр астында кешеләр булырга мөмкин.

Җиде кеше хастаханәләргә китерелгән.

Җир тетрәүдә шулай ук Ниигата, Тояма, Фукуи һәм Гифу префектураларында кайбер биналар җимерелгән.

Зилзиләдән соң Япон диңгезе ярларында цунами куркынычы игълан ителде булды, 2 гыйнварда мондый куркыныч юк диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

​
XS
SM
MD
LG