Accessibility links

Кайнар хәбәр

Микки Маусның 1928 елгы сурәте җәмәгать милкенә әйләнде


Disney ширкәте бу персонажга авторлык хокукларына башка ия түгел.

2024 елның 1 гыйнварында Disney корпорациясенең авторлык хокуклары тәмамланганнан соң Микки Маусның беренче сурәте АКШта җәмәгать милкенә әйләнде.

Сүз 1928 елда ясалган "Вилли пароходы" исемле кыска метражлы мультфильм турында бара. Бу тавышлы мультфильм - Disney ширкәтенең беренче тавышлы фильмы һәм Микки Маус катнашындагы өченче мультфильм.

Хәзер бу мультфильмдагы Микки һәм Минни Маус сурәтләрен һәр автор куллана ала.

Шул ук вакытта Disney ширкәте Микки Маусның заманча сурәтләре авторлык хокукы белән әле дә якланган дип кисәтә.

АКШ кануннары нигезендә, авторның персонажга хокуклары 95 ел дәвамында саклана. Шулай итеп, 1928 елда иҗат ителгән башка мәшһүр әсәрләргә - мәсәлән, Чарли Чаплинның "Цирк" фильмы, Бертольт Брехтның "Хәерчеләр операсы", Эрих Мария Ремаркның алман телендәге "Көнбатыш фронтта үзгәрешсез" романына да авторлык хокукы бетерелә дигән сүз .

Микки Маусның ретро-версиясе җәмәгать милкенә әйләнүгә, Nightmare Forge Games студиясе Infestation 88 дип аталган компьютер уенын ясаячагын игълан итте, анда танылган мультфильм персонажлвы кулланылачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз.

XS
SM
MD
LG