Республикада 3-6 гыйнварда төбәктә хәмер эчемлекләр белән сәүдә итүнең аерым кагыйдәләре кертелә.
Алдагы өч көндә кибетләрдәге шәраб-аракы киштәләре иртәнге 10нан гына ачылачак һәм элеккечә кичке 5тә ябылачак.
Гадәти эш графигы – иртәнге сигездән кичке унбергә кадәр хәмер сату – 7 гыйнварда кабат кайтачак.
Башкортстан парламенты җитәкчесе Константин Толкачев аңлатуынча, спиртлы эчемлекләрне сатуда мондый вакытлы чикләүләр төбәктә яңа елның беренче көннәрендә исерткеч эчемлекләргә бәйле тәртип бозулар һәм исерткеч эчемлекләрдән агулану статистикасын җентекләп өйрәнгәннән соң кертелгән.
Чара йомшак булып күренсә дә, инде өч ел рәттән үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтә, ди түрә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум