Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамзан Кадыров җинаятьчеләрнең туганнарын үтерү мөмкинлеген әйткән


Рамзан Кадыров
Рамзан Кадыров

Ул бу сүзләрне Яңа ел алдыннан булган киңәшмәдә әйткән.

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров җинаять кылу өчен эзләүдә булган кешеләрнең туганнарыннан үч алырга рөхсәт иткән һәм үтерү мөмкинлеген әйткән. Ул бу сүзләрне Чечняның эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия хезмәткәрләре белән Яңа ел алдыннан булган киңәшмәде белдергән. Әлеге видеоязмага "Агентство" игътибар иткән.

"Җәмәгать тәртибен бозган яки кулы белән республика кунагы булган полиция хезмәткәренә кагылган кеше. Әгәр без аны тапмасак, аны эзләмәячәкбез, аның өйдәгеләрен табачакбыз. Бездә һәрвакыт шулай булган: әгәр гаепле кешене тапмасалар, абыйларыннан, әтиләреннән үч алганнар. Без алардан үч алырбыз. Алар кешене үтерә, аннары "Бу туганнан баш тартам" диләр. Берәр туганын атып үтермичә ул аннан баш тартмаячак", дигән Кадыров.

Искәрмә: "Агентство" Кадыров сүзләрен Чечня хакимиятен һәм Кадыровны шәхсән тәнкыйтьләүче 1ADAT оппозиция телеграм каналының тәрҗемәсенә нигезләнәнеп бирә.

Кавказ.Реалии язуынча, Яңа ел алдыннан эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия командирлары белән очрашуда Кадыров "кая гына булуларына карамастан" үз тәнкыйтьчеләрен юк итәргә чакырган.

"Безнең караш белән риза булмаган һәркем республикадан китсен. Без күпләрне кичердек, кулга алынганнарны азат иттек. Чечняда нәрсәдер оештырырга чакырган кешене кызганмаячакбыз. Кайсы дәүләттә булуына карамастан, без террорчыны үзебезгә бирүне таләп итәчәкбез. Әгәр бирмәсәләр, без мөмкин булганча аннан котылырга тиеш. Алар безнең турында сөйлиләр, фильмнар төшерәләр, теләсә нәрсә әйтәләр - без моны болай гына калдырмаска тиеш ", дигән Кадыров.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG