Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең ракет һөҗүме нәтиҗәсендә Киевта корбаннар саны 32 кешегә җитте


Иң күп корбаннар Киевның Шевченко районындагы җимерелгән склад биналарында теркәлгән
Иң күп корбаннар Киевның Шевченко районындагы җимерелгән склад биналарында теркәлгән

Тикшерүче-криминалистлар тагын ике баланың җәсәден ачыклый алган.

Русия гаскәрләренең 29 декабрьдә Киевка күләмле ракет һөҗүме нәтиҗәсендә корбаннар саны 32 кешегә кадәр арткан. Бу хакта Киев шәһәренең хәрби администрациясе хәбәр итә.

Бүген, 4 гыйнварда, Украина Эчке эшләр министрлыгының тикшерүче-криминалистлары һәлак булган тагын ике баланың җәсәден ачыклый алган. Украина башкаласына ракета һөҗүме нәтиҗәсендә тагын 30 кеше яраланган.

29 декабрьдә Русия хәрбиләре Украинага күләмле һөҗүм ясады. Украина кораллы көчләре башлыгы Валерий Залужный хәбәр итүенчә, Русия хәрбиләре Украина территориясендә 158 ракет һәм пилотсыз аппарат җибәргән. Киевта 1 гыйнвар матәм көне дип игълан ителде.

Украина башкаласында метро станциясе бинасы, шулай ук Шевченко районындагы склад бинасы зыян күргән. 30 декабрьдә җирле хакимиятләр бина җимерекләре астыннан бик күп җәсәд чыгарылуы турында хәбәр итте.

2 гыйнвар иртәсендә Русия армиясе Киевка кабат зур ракет һөҗүме ясады. Һөҗүм нәтиҗәсендә шәһәрнең берничә районында биналар җимерелү һәм янгыннар теркәлгән. Аерым алганда, Соломенски районында күпкатлы торак йорт зыян күргән: Киев мэры Виталий Кличко хәбәр иткәнчә, ике кеше һәлак булган, тагын 54 кеше төрле авырлыкта җәрәхәтләр алган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG