Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бурятия режиссерына "армияне дискредитацияләү" өчен бер айда ике тапкыр штраф салганнар


Артем Бурлов
Артем Бурлов

Хәзер Артема Бурловка Русия армиясен дискредитацияләү турында җинаять эше ачарга мөмкиннәр.

Улан-Удэ шәһәренең Октябрь районы мәхкәмәсе Русия армиясен дискредитацияләү турындагы административ маддә нигезендә Бурят режиссеры Артем Бурловка 30 мең сум штраф салган. Бу хакта ул Сибирь.Реалии басмасына хәбәр иткән.

Хокук яклаучы Надежда Низовкина сүзләренчә, мәхкәмә эшне 28 декабрьдә караган, Бурловның үзенә утырыш турында хәбәр итмәгәннәр.

Бу режиссерга дискредитация маддәсе нигезендә бер ай эчендә инде икенче җәза - 6 декабрьдә Улан-Удэның Тимер юл мәхкәмәсе аны 35 мең сумга штрафка тарткан иде. Хәзер аңа Русия армиясен кабат дискредитацияләү турында җинаять эше ачырга мөмкиннәр. Бурлов үзенең эзәрлекләнүен сәяси дип саный.

2023 елда полиция Бурловны дискредитация турындагы маддә нигезендә ким дигәндә биш тапкыр штрафка тартырга тырышкан (ике эшне Эчке эшләр министрлыгына кайтарганнар, бер эшне хокук бозу булмау сәбәпле япканнар).

Бурлов "череп беткән түрәләр Бурятия кешеләрен үлемгә җибәрә, үзләренең балалары чит илдә качып ята", дип язган. 2023 елның сентябрендә аңа Бурятия мәдәният министры Соелма Дагаеваның туганнарына яла ягу турындагы җинаять эше нигезендә 100 мең сумга штраф салдылар. Режиссер түрәнең туганнары мобилизациядән качып АКШка киткән, дип язды.

  • Артем Бурлов — берничә фильмның продюсеры һәм режиссеры. Бурятия кинематографистлар берлегенә нигез салучы (2023 елның ноябрендә оешма юк ителде).
  • 2023 елның июлендә Бурловның "Европа киносында бурят" исемле документаль фильмы Псковтагы "Көнбатыш капка" кинофестивале програмыннан чыгарылды. Режиссер фикеренчә, бу аның оппозицион эшчәнлеге белән бәйле.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG