Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш чорында Русия краллы көчләрендә яки "хәрби төркемнәрдә" хәрби хезмәт үтү турында контракт төзегән чит ил кешеләренә Русия ватандашлыгы бирү турында фәрман имзалаган. Документ норматив-хокукый актлар сайтында бастырылган.
Документка күрә, Русия ватандашлыгын аларның гаилә әгъзалары - ире йә хатыны, балалары һәм ата-аналары алырга мөмкин. Контракт кимендә бер елга төзелгән булырга тиеш.
Фәрман басылып чыккан көненнән үз көченә керә.
- Украинага каршы сугыш башланганнан бирле Русия төбәкләрендә даими рәвештә мигрантларны аулау башкарыла. Кулга алынганнан соң күбесенә хәрби комиссариатларга повесткалар тапшырыла. Аларның бер өлеше хәрби контрактка алмашка аларга "тиз арада" Русия ватандашлыгын бирергә вәгъдә итүләре турында сөйләде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!