Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия төбәкләрендә һәм Татарстанда Путин намзәтен хуплап имза җыюга түрәләрне җәлеп итәләр


Сергей Антонов
Сергей Антонов

Бу - сайлау турындагы канунны бозу, ди политтехнолог.

Русиядә Владимир Путин намзәте өчен имза җыю дәвам итә. Активистлар фикеренчә, бу кампаниядә хакимият вәкилләре, бюджетта эшләүчеләр күпләп җәлеп ителә. Мондый очраклар Татарстанда да күзәтелә. Удмуртия оппозиционеры һәм политтехнологы Сергей Антонов Русия Үзәк сайлау комиссиясенә җиде шикаять җибәргән. Аныңча, түрәләр тарафыннан сайлау турындагы канун бозыла.

Ул мисал итеп Әстерхан һәм Кострома өлкәләрен, Алтай республикасын һәм Камчатка краен китергән. Ул хакимият вәкилләре Владимир Путин өчен имза җыюда һәм агитация алып баруда катнаша дип саный.

"Урыннарда Путинны яклауны күрсәтер өчен бюджетта эшләүчеләрне мәҗбүр иттеләр. Күрәсең, әле социаль челтәрдә матур рәсем куеп хисап тотарга да кушылган. Нәтиҗәдә "Вконтакте"да язмалар дулкыны купты. Яхшылап яшерер урынга алар шуның белән мактана", диде ул.

Аныңча, "Русия президенты сайлау турында" федераль канунындагы 7нче маддәнең 36 өлеше бозылган.

Антонов 2023 елның декабрь ахырыннан башлап социаль челтәрләрдә мониторинг ясый башлаган. Ул Русия Үзәк сайлау комиссиясеннән хакимият вәкилләре ярдәмендә Путинны яклап җыелган имзаларны гамәлдән чыгаруны сорый. Бу түрәләрне җаваплылыкка тартырга кирәк ди сәясәтче. Шул ук вакытта Үзәк сайлау комиссиясе бу юлга бармаячак, әмма моңа карамастан, моның үз нәтиҗәсе булачак дип саный Антонов.

Моңа кадәр Татарстанда Владимир Путин намзәтен Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хуплап чыкты. Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Путинның 5нче мөддәткә баруын "дөрес карар" диде һәм "дустанә хупларга" вәгъдә итте.

Соңгы көннәрдә "Татар-информ" дәүләт мәгълүмат агентлыгы Путин өчен имза җыю турында агитацияне көчәйтте. Кул куйган кешеләр арасында хакимият вәкилләре булуы да күренә. Мәсәлән, Дәүләт шурасы депутаты Дмитрий Анисимов ни өчен Путинны хуплавы турында сөйләгән.

Русиядә президент сайлау 2024 елның 15-17 мартында узачак. Илнең хәзерге президенты Владимир Путин үз намзәтен тәкъдим итте. Бу аның 5нче мөддәткә баруы. Путин хакимияттә 1999 елдан бирле утыра.

Сайлауда катнашу ниятләре барлыгын барлыгы 30дан артык кеше тәкъдим итте. Әмма исемлектә 11 кешене калдырдылар. Барлыгы 8 фирка вәкиле һәм үз үзен тәкъдим иткән 3 намзәт. 31 гыйнварга кадәр үз-үзен тәкъдим итүчеләр 300 мең, парламентка узмаган фирка вәкилләре 100 мең имза җыярга тиеш. Бу таләп парламентта утыручы фиркаләргә кагылмый.

23 декабрьдә Русия үзәк сайлау комиссиясе журналист Екатерина Дунцованы Русия президентын сайлауда катнашуга кертмәде. Ул сугышны туктатырга, сәяси тоткыннарны азат итәргә, демократик реформалар ясарга чакырган иде. Дунцова "Яблоко" фиркасенә президентлыкка үз намзәтен фирка исеменнән тәкъдим итүне сорап мөрәҗәгать итте, ләкин "Яблоко" моннан баш тартты.

  • 2020 елда Конституциягә кертелгән төзәтмәләр 2000 елдан бирле ил белән идарә иткән Путинга тагын ике тапкыр алтышар еллык мөддәтләргә сайланырга мөмкинлек бирә.
  • "Медуза" мәгълүматынча, Путин бу сайлауда 80 проценттан артык тавыш җыярга тиеш - түрәләргә шундый бурыч куелган.
  • Путинның президент кампаниясенә туры китереп Русиядә "бер-бер артлы бәйрәмнәр уздырачаклары" да әйтелде.
  • Шулай ук 2024 елгы сайлау алды кампаниясендә Кремль Украинага каршы сугышны "арткы планда" калдырачак диелде. Путин илне "тынычлык утраучыгы" иткән сәясәтче булып тәкъдим ителергә тиеш булачак. Шуңа күрә "тышкы сәясәткә" күбрәк игътибар итәчәкләр.
  • Путин намзәтен Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хуплап чыкты.
  • Путин хакимияткә килгәннән соң, Татарстан 1990нчы елларда яулаган суверенлык казанышларының шактыеннан колак какты: мәсәлән, республикада җыелган салымнарның күбесе Мәскәүгә китә, ТР Конституциясе туракланды, элек "президент" дип аталган республика җитәкчесе "башлык"ка әйләнде, ә моңарчы һәркем укыган һәм дәүләт теле булып саналган татар теле мәктәпләрдә ихтыярига калдырылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG