Непал хакимиятләре үз ватандашларына Русия һәм Украинада эшләргә рөхсәт бирүне туктатты. Бу карар Русия армиясенә алынган 10 непаллы Украинада һәлак булганнан соң кабул ителгән. Элегрәк рәсми Катманду Мәскәүдән непалларны сугышка яллауны туктатуны, ә ялланганнарны өйләренә кайтаруны таләп иткән иде.
Непал хакимиятләре мәгълүматына күрә, хәзер Украинада Русия ягында бу илдән ким дигәндә 200 ялланган сугышчы сугыша. Алар контракт нигезендә армиядә хезмәт итәме әллә хәрби-хосуый ширкәткә алынганмы - әйтелми. Непал тышкы эшләр министры Нараян Пракаш Сауд тагын 100 кешенең кайда булуы билгесез дип белдерде.
Непаллар чит илдә эшләү өчен хакимияттән рөхсәт алырга тиеш, бу аларга гадәттән тыш хәлләр вакытында дәүләт ярдәме алу, һәлак булган очракта — киткәннәрнең гаиләләренә компенсация алу хокукы бирә.
- Чит илдә эшләү рөхсәтен Непал үз ватандашларына сивил һөнәрләрдә эшләр өчен бирә. Непал кануннары чит ил армиясендә хезмәт итүне тыя, Һиндстан һәм Британия кебек берничә дус илдән кала.
- Узган елның декабрь башында Украинада Русия ягында сугышкан алты непаллы һәлак булуы турында билгеле булды. Соңрак аларның саны 10га җитте. Моннан тыш, бер непаллы Украин ягында әсирлектә, Катманду аны азат итәргә тырыша. Илнең тышкы эшләр министрлыгы үз ватандашларын Украинадагы сугышта бер якта да катнашмаска чакырды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!