Башкортстан Дәүләт Җыены язгы сессиядә концертларда фонограмма куллануның хокукый якларын тикшерәчәк. Бу хакта 6 гыйнварда республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итте. Мәсьәләне артистлар күтәрде, шулай ук бе тема 2023 елда төбәк башлыгы каршындагы Мәдәният һәм сәнгать үсеше шурасы утырышында да калыкты диелә.
Дәүләт Җыены спикеры Константин Толкачев фонограмма куллану мәсьәләсе беренче карашка гына җиңел булып тоела, чынлыкта тирән эш кирәк ди.
"Бер яктан, фонограммага куелган концерт - суррогат тауар, ә билет алып кергән тамашачыны тере тавыш урынына имитация белән ялгыштыралар. Фонограмманы тыю яки афишаларда аны куллану турында ачыктан-ачу язу тәкъдим ителә. Икенче яктан, нәрсә ул фонограмма дигән сорауга җавап бирү кирәк, ә монда инде эшләр гади генә түгел", дигән Толкачев.
Аның сүзләренчә, фонограмманың нәрсә икәнен ачыкларга кирәк: җырчының тавышы язылмаган "минус"мы ул, әллә җырның өлешләре, студиядә эшкәртелгән тавыш кертелгән язмамы ул. Моны экспертлар белән карау тиеш диләр парламентта.
Былтыр декабрьдә Мәдәният һәм сәнгать үсеше мәсьәләләре шурасында Башкортстанның атказанган артисты Рамил Бадамшин патриотик концертларда артистларның фонограммага җырлавын тәнкыйтьләде. Бадамшин махсус хәрби операция (Украинадагы Русия сугышын хакимиятләр шулай атый) җирләрендә патриотик концертлар оештыра, аларга республика районнары һәм шәһәрләреннән җирле артистларны чакыра. Еш кына бу артистлар фонограммага җырлый ди ул. Бадамшин моны "тамашачыларга ихтирамсызлык күрсәтү" дип саный һәм фонограммага җырлауны тыюны яки афишаларда күрсәтүне тәкъдим итте.
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров теманы тикшерергә кирәк дип белдерде.
Русиядә фонограмманы тыючы кануннар юк. 2023 елның 1 гыйнварыннан Кыргызстанда мондый канун эшли башлады. Фонограмманы куллану мәдәният министрлыгына караган дәүләт мәдәни һәм мәгариф оешмаларында чикләнде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум