Аннексияләнгән Кырымда Русиянең хәрби аланына һөҗүм нәтиҗәсендә идәрә итү пункты юк ителгән. Бу хакта Украина һава көчләре командующие Николай Олещук белдерде.
Украинаның кораллы көчләре Кырымда Саки хәрби һава аланындагы Русиянең идәрә итү пунктын юк иттеләр, дип язды ул.
Һөҗүм 6 гыйнварга каршы төндә булган. Кырымнан читтә төрле бәйсез медиа бу хакта хәбәр иткәндә Кырымдагы Русия хакимиятенә карашан матбугат чаралары Саки һава аланына һөҗүмең нәтиҗәләре хакында дәшми.
Русия саклану министрлыгы Кырым күгендә дүрт украин ракеты бәреп төшерелде дип белдерде. Һава аланындагы хәлләргә аңлатма бирмәде.
Соңгы көннәрдә Кырымга дроннар, ракет һөҗүмнәре ешайды. 3 гыйнварда Акъяр (Севастополь) янындагы Бельбек һава аланына, 4 гыйнвар Кизләү (Евпатория) янындагы хәрби саклану системы урнашкан ноктагаа, Акъяр янындагы җир астындагы хәрби элемтә үзәгенә булган һөҗүмнәр хакында хәбәр ителгән иде.
Украина президенты Владимир Зеленский 2024 елда төп һөҗүмнәр Русиянең Кырымдагы хәрби нокталарына ясалачагыны белдерде.
Русиядә тыелган Мәҗлеснең рәисе Рефат Чубаров президент чыгышында игълан ителгәннәр инде гамәлгә ашырыла дип сөйләде.
Сугыш барган вакытта низаг тарафлары мәгълүматларын Азатлык бәйсез рәвештә раслый алмый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум